Хөкүмәт сәгате форматында Татарстан вәкиллекләре эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 15:52

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлеге турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең чит илләрдә һәм илебез төбәкләрендә үз вәкиллекләрен ачкан беренче төбәкләренең берсе. Әлеге эш 1992 елда башланган. "Халыкара аренадагы вакыйгалар кайбер вәкиллекләрнең ябылуына китерде, алар арасында  Татарстанның Украинадагы, Финляндиядәге, Вьетнамдагы, Кубадагы вәкиллекләре бар, – дип белдерде Олег Коробченко. – Хәзерге вакытта чит илләрдә Татарстан Республикасының 13 вәкиллеге ачылды, шуларның 11е эшли. Россия субъектларында 8 вәкиллек эшли. 2024 елда Татарстанның Беларусьтагы вәкиллеге үз эшчәнлеген яңартты".

Агымдагы елның 5 аенда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 182 халыкара чара оештырылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Вьетнамга, Таҗикстанга, Кытайга, Үзбәкстанга, Азәрбәйҗанга, Иранга, Беларуська сәфәрләр оештырылган. Татарстанның гомуми тышкы сәүдә әйләнеше 2024 елда 16,2 млрд доллар тәшкил иткән һәм 2023 ел белән чагыштырганда 12,2% ка диярлек арткан. "Без чит илләр белән товар әйләнешен арттыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Моның өчен якын арада Эфиопия, Серб Республикасы, Әфганстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Төркия һәм Төрекмәнстанга бизнес-миссияләр планлаштырыла», – дип сөйләде Олег Коробченко.

Вәкиллекләр сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә республиканың тышкы элемтәләрен үстерәләр. Аларның төп бурычы – Татарстан предприятиеләренә чит илләр һәм Россия регионнары партнерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә ярдәм итү.

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре өчен хезмәттәшлекне ныгыту һәм тышкы базарларга чыгу буенча нәтиҗәле инструментларның берсе – уртак сәнәгать парклары. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда безнең республика катнашында 4 сәнәгать паркы – «Чирчик» һәм «Джизак» технопарклары, Бохара һәм Нәвоида Сәнәгатьне үстерү комплекслары булдырылган. Татарстан предприятиеләре анда үз производстволарын башлап җибәрәләр һәм сату базарларын табалар. Мисырда һәм Таҗикстанда сәнәгать парклары булдыру мөмкинлеге карала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International