Республика Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап парламент утырышында каралды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 15:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Бу нисбәттән  ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, узган ел Хисап палатасы тарафыннан 42 контроль һәм 3 эксперт-аналитик чара үткәрелгән, 282 объект тикшерелгән. Шулай ук Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче муниципаль районнарында бюджет акчаларыннан файдалану, дәүләт һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча контроль чаралар уздырылды.

Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты акчаларыннан нәтиҗәле файдалану аудиты үткәрелде, күпфатирлы йортларның техник торышын яхшыртуга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалану тикшерелде.

Үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча 4,4 млрд сумлык хокук бозулар ачыкланган, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты акчалары буенча – 890,2 мең сум, муниципаль берәмлекләр бюджетлары акчалары буенча – 2,6 млрд сум, ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты акчалары буенча – 8,8 млн сум, башка чаралар буенча – 928 мең сум.

Финанс бозулар структурасында иң күп санлылары дип Альберт Вәлиев дәүләт (муниципаль) милкен һәм җир ресурсларын бүлгәндә һәм кулланганда акчаларны максатчан файдаланмауны, бозуларны һәм җитешсезлекләрне, бухгалтерлык исәбен алып баруны, бухгалтерлык (финанс) хисабын төзүне һәм тапшыруны бозуларны, дәүләт (муниципаль) сатып алуларны башкарганда, бюджетларны формалаштырганда һәм үтәгәндә, социаль өлкә учреждениеләрендә туклануны оештыруны атады.

Альберт Вәлиев шулай ук республика Хисап палатасының республика закон проектларына һәм норматив хокукый актларга экспертиза ясау буенча зур эше турында сөйләде.

Дәүләт Советы Хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International