Ачык кулланылышта мәҗбүри урнаштыру өчен дәүләт мөлкәтен сату турындагы мәгълүмат исемлеге төгәлләштерелә

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:29

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән Интернет» челтәрендә рәсми сайтта һәркем файдалана алырлык итеп урнаштырыла торган дәүләт мөлкәтен һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру шартлары турындагы мәгълүматлар исемлеге төгәлләштерелә.

Аерым алганда, дәүләт мөлкәтен яисә муниципаль мөлкәтне акционер җәмгыятьләрнең устав капиталларына кертем буларак кертү, Россия Федерациясе территориясеннән читтә акционер җәмгыятьләрнең дәүләт милкендәге акцияләрен сату һәм ышанычлы идарә нәтиҗәләре буенча акционер җәмгыятьләр акцияләрен сату ысуллары белән гамәлгә ашырыла торган хосусыйлаштыру шартлары турында карарлар төшереп калдырыла.

“Мондый мәгълүматны урнаштыруның зарурлыгы юк, чөнки санап үтелгән ысуллар дәүләт милкен потенциаль сатып алучыларның чикләнмәгән даирәсен җәлеп итүне күздә тотмый", – дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, закон проектын тәкъдим итеп.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International