Парламент утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 15:30

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ТР Яшьләр министры Ринат Садыйков чыгыш ясады. 

Иң мөһим юнәлешләр арасында министр остазлык институтын үстерүгә, яшүсмерләрнең күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән законнарны гамәлгә ашыруны, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының нигезләмәләрен үтәүне атады.

2024 елда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белән берлектә үткәрелгән тирәнтен социологик тикшеренү мәгълүматларына анализ ясап, Ринат Садыйков Татарстан яшьләренең республикадагы тормыш сыйфатын һәм төзелгән инфраструктураны уңай бәяләвен билгеләп үтте. Шуның белән бергә яшь респондентлар кайбер проблемаларны билгеләгәннәр: хезмәт хакы түбән булу һәм йөкләнеш югары булу сәбәпле персоналның мотивациясе җитмәү, хакимият вәкилләре белән даими аралашу җитмәү, шулай ук яшьләргә дәүләт ярдәме программалары турында хәбәрдар булмау.

Министр сүзләренә караганда, республикада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 млн.нан артык кеше яши.  «Бу шәһәрдә,  авылларда яшәүчеләр, укучы һәм эшләүче яшьләр, яшь гаиләләр, – дип билгеләп үтте ул. – Үз эшебездә без һәркемнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, аларның инициативаларын һәм проектларын хупларга тиеш. Мондый ярдәмнең бер механизмы булып грантлар алуга конкурслар һәм форумнарда катнашу тора, шулар нәтиҗәсендә 2024 елда республикага 129,5 млн сум акча җәлеп ителде».

Узган ел төзелеш һәм капиталь ремонт программалары буенча 2 млрд сумнан артык финанслау белән 39 яшьләр объекты файдалануга тапшырылган һәм яңартылган. «Моннан тыш, узган ел инфраструктураны үстерүгә һәм яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга федераль программалар кысаларында 260 млн сумнан артык акча җәлеп ителде. Монда Татарстан илнең топ-5 алдынгы регионнары исемлегенә кергән, – дип сөйләде Ринат Садыйков. – Быел бюджеты 2 млрд 45 млн сум булган 49 объектны ремонтлау планлаштырыла, шул исәпкә Химиклар мәдәният йорты базасында республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабы да кергән».

Министр яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. «Яшьләрнең гражданлык һәм хәрби-патриотик мәгърифәт чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүе Казанда, Түбән Камада һәм Чистайда эшләп килүче «Патриот», «Форпост» республика үзәкләренең, «Авангард» укыту-методик үзәкләренең, «ВОИН» үзәгенең, «Ватан» берләшмәсенең, Гомумроссия халык фронтының максатчан эшчәнлеге нәтиҗәсендә арта бара», - дип билгеләп үтте ул.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройларының батырлыкларын популярлаштыру максатыннан «Геройлар белән диалоглар» бөтенроссия проекты кысаларында Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 48 меңнән артык кеше катнашында 560 чара уздырылган.

Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда тагын бер мөһим мәсьәлә булып торак мәсьәләсе кала. 2024 елда 658 яшь гаилә, министрлык проектларында катнашып, торак шартларын яхшырткан. «Шул ук вакытта квадрат метрның бәясе артуны һәм ташламалы программалар саны кимүне исәпкә алып, 2,5 мең яшь гаиләдән торган чират бик акрын бара»,  –  дип белдерде Ринат Садыйков. 

Шул ук вакытта Ринат Садыйков яшь галимнәр өчен торак алуның яңа мөмкинлекләре турында сөйләде. Фәнни-технологик үсеш елында министрлык Татарстан Фәннәр Академиясе белән бергә комплекслы ярдәм чараларын уңышлы гамәлгә керткән һәм быел яшь галимнәрне торак сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган субсидияләр белән тәэмин итү өчен 27,5 млн сум финанслау бүлеп бирелгән.

Яшьләр эшләре буенча министр шулай ук җәйге чорда балаларның ялын оештыру турында сөйләде. 2024 елда балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 214 меңнән артык бала ял иткән, шуларның 6,5 меңе – Кырым һәм Краснодар крае лагерьларында.  Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен җәйге ял оештыру чаралары гамәлдә. 2024 елда СВОда катнашучыларның 6 меңнән артык баласы Татарстан лагерьларында һәм сәламәтләндерү үзәкләрендә бушлай ял итә алган.

Яшьләрнең хәрби хезмәткәрләргә – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыюда катнашуы турында сөйләгәндә, Ринат Садыйков республикада 85 җыю пункты эшләвен билгеләп үтте, шуларның 20се Казанда урнашкан.

Шулай ук, министр әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган яшь гражданнарга ярдәм итү, яшүсмерләр белән эшләү, аларны эш белән тәэмин итүне оештыру, социаль-психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре аерым игътибар зонасында тора. Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен ышаныч телефоннары эшли, алар ел саен 60 меңнән артык шалтырату кабул итә.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрга җентекле доклад өчен рәхмәт белдерде һәм яшүсмерләрдә шәхес һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән тәрбия эшенә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. «Безнең киләчәгебез мәктәпләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында булачак һөнәрләрен сайлаучы яшьләр кулында, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу процессның Яшьләр парламенты һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча профильле министрлыгы игътибарында булуы мөһим».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International