Җир кишәрлеген түләүсез алу хокукыннан бер тапкыр файдаланырга мөмкин булачак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:37

Бүген Дәүләт Советы утырышында  «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Законда дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга түләүсез бирү мөмкинлеге беркетелгән.

Республика Җир кодексына җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә бирү Россия Федерациясе Җир кодексының 3919 статьясындагы 1 һәм 3 пунктларында каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып түләүсез гамәлгә ашырыла дигән нигезләмә өстәлә. Күрсәтелгән нигезләмәләр буенча җир кишәрлеген гражданнар милкенә Россия Федерациясе Җир кодексының 395 статьясындагы 6 һәм 7 пунктчаларында күрсәтелгән нигезләр буенча  (күп балалы гаиләләр һәм гражданнарның башка категорияләре) милеккә бушлай бирү хокукы гражданнар тарафыннан бер мәртәбә генә файдаланылырга мөмкин. Күрсәтелгән нигезләр буенча элек бирелгән җир кишәрлегеннән аның максатчан билгеләнешенә һәм рөхсәт ителгән кулланылышына ярашлы рәвештә файдалануның сугыш хәрәкәтләре һәм (яисә) табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында мөмкин булмаган очраклар искәрмә булып тора.

Шулай ук закон проекты тарафыннан элек гражданнарга милеккә бушлай бирелгән һәм аларның максатчан билгеләнеше һәм табигый һәм техноген характердагы хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә файдаланырга мөмкин булмаган җир кишәрлекләре күп балалы гаиләләрне түләүсез милеккә җир кишәрлеге бирү хокукына ия гражданнар исемлегеннән төшереп калдыру һәм аларга җир кишәрлеге бирүдән баш тарту  карар кабул иткәндә исәпкә алынмаячак дип билгеләргә тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International