Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә социаль гарантияләрне арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаячак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 15:06

Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләрне арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаячак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты бу нисбәттән инициатива белән чыкты. Комитет рәисе Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 2025 елның дүрт аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда эштән китүчеләр саны 28,8% ка (746 кеше) арткан. 2024 елда республикада эчке эшләр органнарыннан 1800дән артык хезмәткәр эштән киткән. 411 хезмәткәр (быел эштән китүчеләр санының 55,1% ы) пенсия алу хокукын бирә торган елларны да эшләп тормастан контрактны өзгән. Республика буенча Эчке эшләр органнарында шәхси составда хезмәткәрләр җитешмәве хәзерге вакытта 26,3% тәшкил итә.

"Пенсия алу хокукына ия булган хезмәткәрләрнең эчке эшләр органнарында алга таба хезмәт итүгә мотивациясе булмау проблемалы мәсьәлә булып кала, чөнки законнарда пенсияне хезмәттән киткәч кенә алу мөмкинлеге, – дип белдерде Александр Чубаров. – Моннан тыш, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен билгеләнгән ташламаларның җитәрлек дәрәҗәдә үтәлмәве дә җитди проблема булып кала".

Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына мөрәҗәгатьтә, Россия Федерациясе субъектының һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет акчаларын җәлеп итеп, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүне закон дәрәҗәсендә беркетү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә. "Федераль законнарга эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең акчалата түләвен арттыру, пенсия алу хокукына ия булган эчке эшләр органнарының гамәлдәге хезмәткәрләренә хезмәттән азат ителгән очракта билгеләнә ала торган пенсия күләменең 50% күләмендә өстәмә түләү билгеләү, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә тупланма фатир алу мөмкинлеге бирү өлешендә үзгәрешләр кертү зарурлыгы бар. Хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүнең ипотека системасы, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә торак арендасы өчен түләүләр күләмен яшәү төбәгендә аренда бәясенең уртача базар дәрәҗәсенә кадәр арттыру зарур", – дип басым ясады Александр Чубаров.

Дәүләт Советының Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру буенча кичектергесез чаралар күрү зарурлыгы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате хакында» карары депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International