Бакчачылык ширкәтләренә салым ташламалары 2027 елга кадәр сакланачак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 14:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, законда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайту күздә тотыла. "Бакчачылык һәм яшелчәчелек буенча коммерциягә карамаган ширкәтләргә, шулай ук гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгын алып бару өчен 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чараларын 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат итү тәкъдим ителә, – дип билгеләп үтте министр. – Салым ташламасы социаль санала һәм ул бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән».

Министр шулай ук оешмалар өчен сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалардан тыш, салым суммасының 4,55% күләмендә салым түләү рәвешендә билгеләнгән преференцияләрне 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителүен хәбәр итте.

Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының закон проекты буенча уңай карары белән таныштырды. "Законда тәкъдим ителә торган салым ташламалары социаль һәм бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән, шулай ук «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү», «Мәдәниятне һәм массакүләм спортны үстерү» дәүләт программаларында билгеләнгән халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге халыкның санын арттыру максатларына туры килә",  – дип белдерде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International