Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен преференцияләрнең гамәлдә булуы 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 14:29

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.

Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Солуянов билгеләп үткәнчә, законның максаты – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү.

"Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ставкаларын 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә, –  дип билгеләп үтте Дмитрий Солуянов. – Аерым алганда, икътисадый эшчәнлекләренең төп төре эшкәртү производстволары, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, шулай ук төзелеш булган салым түләүчеләр өчен «Керемнәр минус чыгымнар» системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен 5 % күләмендә кулланыла. Салым салуның гадиләштерелгән «Керемнәр» системасын кулланучы, халык саны 7 мең кешегә кадәр җиткән шәһәрләрдә тору урыннары (яшәү урыннары) булган һәм керемнең кимендә 70 процентын компьютер программаларын әзерләү, шушы өлкәдә консультация хезмәтләре күрсәтү һәм башка хезмәт күрсәтүләр һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлектән алынган керем тәшкил иткән салым түләүчеләр өчен 1% күләмендә кулланыла.

Депутат сүзләренә караганда, салым преференцияләре суммасы 600 млн сум күләмендә бәяләнә. "Кече һәм урта бизнес Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә, – дип басым ясады Дмитрий Солуянов. –  Бу икътисадый үсешне стимуллаштыруда, фәнни-техник прогрессны тизләтүдә, яңа эш урыннары булдыруда, шулай ук куллану базарын сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүдә чагыла. Әлеге закон проектын кабул итү кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санын арттыруга, шулай ук технологик суверенитетка ирешүгә ярдәм итәчәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International