Йөк машиналары җитештерү проектлары инвесторларына салым ташламалары сакланачак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 15:48

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына һәм махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Элек әлеге законнарда каралган салым ташламаларының гамәлдә булуы озайтылды.

"Хәзерге вакытта йөк автотранспорт чаралары җитештерүче махсус инвестиция контрактларында катнашучылар өчен законнарда мөлкәткә салым һәм оешмаларның табышына салым буенча салым ташламалары каралган,–- дип искәртте икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, закон проектын тәкъдим иткәндә.  – «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законы нигезендә мөлкәткә салым буенча ташлама махсус инвестиция контрактының гамәлдә булу вакытына, әмма 10 елдан да артыгракка бирелми. Табышка салым буенча ташламалы ставканы куллану 2025 елга каралган иде".

Моңа бәйле рәвештә, шулай ук Татарстан Республикасына инвесторларны җәлеп итүне стимуллау максатларында бер як булып Россия Федерациясе белән беррәттән Татарстан Республикасы да тора торган махсус инвестиция контрактларында катнашучы йөк автомобиль транспорты чараларын җитештерүчеләр өчен салым ташламалары бирү срогын махсус инвестиция контрактының гамәлдә булу срогына озайту карала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International