Республика районнарының суд участокларына җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 10:32

Бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар Казанның Совет суд районы буенча 14 нче суд участогына җәмәгать судьясын сайлау һәм Түбән Кама суд районы буенча 8 нче суд участогына җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләне карадылар.

Кандидатураларны ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп вәкаләтләре чоры чикләнмәгән вакытка Казан шәһәренең Совет суд районы буенча14 нче суд участогына Нуриева Диана Рәсим кызын сайлады. Моннан тыш Түбән Кама суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару, Дәүләт Советы карары нигезендә, бер елга отставкадагы судья Щучкина Светлана Павловнага йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International