Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе, 14:06

Бүген Дәүләт Советында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курслары узучы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре өчен семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Очрашу башында Лилия Маврина курс тыңлаучыларына Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде. "Хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге вәкилләре буларак эшегездә сезгә, гавами хакимиятнең иң ачык тармакларының берсе буларак, республика Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк, – диде ул. – Шуңа күрә без дәүләт идарәсе органнары эшчәнлеген оештыру тәҗрибәбез белән рәхәтләнеп уртаклашабыз".

Лилия Маврина халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләрне тәэмин итүдә республика парламентының ролен билгеләп, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең эше мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Лекциядән соң тыңлаучылар өчен парламент бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, алар китапханәдә, утырышлар залында, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International