Фәрит Мөхәммәтшин Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыены депутатларын Конституция кабул ителүнең 30 еллыгы белән котлады

2025 елның 24 июне, сишәмбе, 17:20

Бүген Марий Эл халкы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Марий Эл Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуны билгеләп үтә. Закон чыгаручы коллегаларын әлеге вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бу көннәрдә Дәүләт Җыелышы рәисе Михаил Васютин чакыруы буенча Йошкар-Ола шәһәрендә республика парламентының тантаналы утырышында һәм «Марий Эл Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы: заманча парадигма һәм тарихи концепцияләр» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучы Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Татарстан парламенты башлыгының  сәламләвен ирештерде.

"Төп Законны кабул итү мари халкының Россия Федерациясе составында дәүләтчелеген алга таба үстерүдә мөһим этап булды, республиканың бай тарихының дәвамчанлыгын раслады, аның социаль-икътисадый потенциалын гамәлгә ашыруның стратегик юнәлешләрен билгеләде, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәм бүген дә, конституцион механизмнарга таянып, Дәүләт Җыелышының депутатлар корпусы Мари Эл Республикасы тормышының барлык өлкәләрен комплекслы үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Конституциячел нигезләмәләрне үстерү йөзеннән заманча икътисадның, уникаль рухи-мәдәни мирасны саклауның һәм арттыруның яхшы законнар базасы булдырылды. Парламентарийлар, үзләреннән алда килгәннәрнең иң яхшы традицияләрен дәвам итеп, карарлар кабул иткәндә җәмгыятьнең барлык катламнары мәнфәгатьләре исәпкә алып, социаль-сәяси тотрыклылыкны, гражданнар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны ышанычлы тәэмин итү  өчен төп максатны үтиләр».

Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Җыелышы депутатлары киләчәктә дә Мари Эл Республикасының иҗади үсешен законнар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкләренә ышаныч белдергән.

Фәрит Мөхәммәтшин ике республиканың парламентара ныклы элемтәләрен аерым билгеләп үткән. 2020 елның 27 августындагы Хезмәттәшлек турында килешү белән ныгытылган парламентларыбыз арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр күпмилләтле Ватаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәттәшлекнең ышанычлы нигезе булыр дигән ышаныч белдергән.

Мари Эл Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган чаралар циклы булды. Бүгенге бәйрәм Дәүләт Җыелышы Рәисе Михаил Васютинның С.Г.Чавайн исемендәге Милли китапханәгә Мари Эл Республикасы Конституциясенең юбилей датасына чыгарылган соңгы редакциясенең махсус нөсхәсен тапшыру тантанасыннан башланды. Төп канунның республиканың дәүләт телләрендәге тексты рус һәм мари  телләрендә хәзер дәүләт символлары залында саклана.

Бүген Мари Эл Конгресслар Сарае залында истәлекле датага багышланган тантаналы утырыш узды. Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм сенатор, Марий Эл Дәүләт Җыелышыннан вәкил Сергей Мартынов мөрәҗәгать итте. Алар үз чыгышларында төбәк конституцияләренең аерым хокукый статусын билгеләп үттеләр һәм Конституция нормаларын үтәү – тотрыклылык, киләчәккә ышаныч нигезе, дип ассызыкладылар.

Мари дәүләт университеты һәм Мари Эл Республикасы Дәүләт Җыелышы тарафыннан оештырылган "Мари Эл Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы: заманча парадигма һәм тарихи концептлар" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция юбилей чараларының соңгысы булды. Конференция эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов катнашты.

Пленар утырышта Россия Федерациясе составындагы республикалар конституцияләренең киләчәге, Төп законның һәр граждан өчен әһәмияте һәм аның иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге роле турында докладлар яңгырады. Күпсанлы чыгышлар гавами хакимият системасын үстерүгә һәм җирле үзидарәне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга кагылышлы проблемаларга багышланды. Докладчылар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр, юристлар, министрлар, дәүләт органнары җитәкчеләре һәм вазыйфаи затлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр бар иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International