СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
230 меңнән артык бала республиканың сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды, анда гадәттәгечә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан депутатларга ТР Яшьләр эшләре министрлыгының балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматын җиткерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
25
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Арча» сәнәгать паркы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, Марат Әхмәтов «Идел буе катнаш азык заводы» һәм «Якты көн» кооперативлары, «ТехноАрск» ҖЧҖ, «Ихлас» компаниясенең тортлар җитештерү эше белән танышты, шулай ук Эшмәкәрләр аллеясын ачуда катнашты.
25
май, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арча районында эш сәфәрендә, анда ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе эшендә катнаша. Утырыш башланыр алдыннан Марат Әхмәтов Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә булды.
22
май, 2026 ел
Киләчәк икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Киров шәһәрендә Вятка Дәүләт агротехнология университеты мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышында каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев, төбәк парламентлары депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, вузлар һәм ссузлар вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ