Дәүләт Советының унберенче утырышы ачылды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 10:15

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышы  ачылды. Президиум утырыш каравына 11 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән дүрт республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм төбәкләрнең ике закон чыгару инициативасы.

ТР Бюджет кодексына, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру, урманнардан файдалану турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Моннан тыш, Дәүләт Советының унберенче утырышында 2024 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында республика Министрлар Кабинеты доклады каралачак. Бу мәсьәлә буенча мәгълүматны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итәчәк.

Хөкүмәт сәгате кысаларында, миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, чит ил эшче көчләренең Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт эшчәнлеге өлешендә миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат биреләчәк.

Моннан тыш, утырышта 2025 елның беренче яртыеллыгында Дәүләт Советы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Көн тәртибен тикшерү барышында профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унберенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

2. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләп кую турында.

3. 2024 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты доклады.

4. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 94-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 93-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»     90-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 92-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 91-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 95-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Россия Федерациясе Торак кодексының 193 статьясына үзгәреш кертү турында» 928663-8 номерлы федераль закон проекты хакында (идарә итүче оешмаларга лицензия таләпләрен камилләштерү өлешендә).

11. «Җиңү Байрагы турында» Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 934142-8 номерлы федераль закон проекты турында (Җиңү Байрагы күчермәләре кулланыла торган тантаналы чаралар исемлеген киңәйтү өлешендә).

12. «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»                 944299-8 номерлы федераль закон проекты турында («9 апрель – Кёнигсбергны батырларча штурмлау һәм яулап алу көне (1945)» яңа хәрби дан көнен билгеләү өлешендә).

13. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 34643 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Әстерхан өлкәсе Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

14. «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законның 1, 195 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Псков өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

15. Хөкүмәт сәгате: «Миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеге өлешендә Россия Федерациясе миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында».

16. 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

17. Төрлесеннән.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International