Сәрия Сабурская яңадан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 10:53

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил итеп янә Сәрия Сабурская билгеләнде. Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар аның кандидатурасын хупладылар.

"Вәкаләтле вәкил институты безнең хокукый дәүләтебездә аерым роль уйный. Бу чыннан да катлаулы эш, анда аерым шәхес һәм дәүләт арасында, конкрет кеше хокуклары һәм иҗтимагый ихтыяҗлар арасында мәнфәгатьләрнең гадел балансын табарга кирәк. Әлеге бурыч аерым осталык, сыгылмалылык, хокукый һәм социаль процессларны аңлауны таләп итә, һәм Сәрия Харисовна бу бурычны профессиональ рәвештә һәм бик сыйфатлы үти белүен исбатлады», – дип басым ясады ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов.

Ул билгеләп үткәнчә, Сабурская депутатлар, Дәүләт һәм җирле хакимият органнары, гражданнар җәмгыяте институтлары белән конструктив хезмәттәшлек итә. "Бу гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Сәрия Харисовнаның актив гражданлык позициясе, үзенә карата таләпчәнлеге һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендә һөнәри эшлекле буларак күпьеллык тәҗрибәсе аның кандидатурасынының кулай булуын дәлилли», – дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Ул билгеләп үткәнчә, Сәрия Сабурскаяның эше федераль дәрәҗәдә югары бәяләнгән, аның кандидатурасын Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил килештергән.

“Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Сәрия Сабурская кандидатурасын хуплавыгызны һәм аны яңа срокка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләвегезне сорыйм", – дип йомгаклады Тимур Нагуманов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International