Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 11:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. Аерым алганда, Бюджет кодексының дәүләти-хосусый партнерлык һәм муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүләр буенча Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлекләрнең гавами партнер түләвен һәм капиталь грантны исәпкә алу өлешендәге йөкләмәләренә кагылышлы нигезләмәләре төгәлләштерелә.

Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан ТР Дәүләт программаларын республика бюджеты турындагы законга туры китерүнең чик срогы агымдагы финанс елының 1 апреленнән 1 февраленә үзгәрә. Шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының касса планын төзү һәм алып бару өчен кирәкле белешмәләрне формалаштыру һәм тапшыру тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләре дә төгәлләштерелә. Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларын булдыру һәм алардан файдалану мөмкинлеге карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International