Түбән Кама районы муниципалитетлары территорияләре чикләре үзгәрә

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 11:42

Бүген Дәүләт Советы утырышында Түбән Кама муниципаль районы муниципалитетлары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты  региональ әһәмияттәге объектларны – «ашлыкны тирәнтен эшкәртү һәм DL-метионин җитештерү комплексы» һәм «җитештерү-логистика хабы»н урнаштыру мәсьәләләрен хәл итү максатларында әзерләнгән.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев аңлатканча, закон проектында «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен «Прости авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге составына тапшыру, шулай ук «Афанас авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге составына тапшыру күздә тотыла.

«Түбән Кама шәһәре муниципаль берәмлеге җирләренең бер өлешен Прости авыл җирлегенә бирү Түбән Кама сәнәгать үзәге районында, «Түбән Кама техуглерод» АҖ сәнәгать предприятиеләре һәм «Жарков» 110 кВ  подстанциясе янында171 гектар мәйданда планлаштырыла, – дип сөйләде Радмир Беляев. – Афанас авыл җирлеге җирләренең бер өлешен «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге файдасына кертү Түбән Кама йөк порты һәм «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ биологик чистарту корылмалары районында 34 гектарга якын мәйданда планлаштырыла».

Чиктәш чикләрне үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар уздырылган. Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү инициативасын хуплаганнар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International