Илсур Һадиуллин: "Югары сыйфатлы белем бирү – мәгариф һәм фән министрлыгының төп максаты"

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 13:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, узган ел ТР мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашкан.

Нәтиҗәдә Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар, өстәмә белем бирү үзәкләре, һөнәри осталыкны әзерләү һәм үстерү үзәкләре булдырылган, матди-техник база яңартылган, авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Моннан тыш, 67 балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән 42се - федераль акчаларга, 18 мәктәп базасында махсуслаштырылган сыйныфлар һәм Лаеш техник-икътисадый техникумының практик әзерлек үзәге булдырылган, Иннополис университетында 3 тулай торак төзелгән. Илкүләм проектлар чаралары кысаларында 2024 елда барлыгы 17 мәгариф объекты файдалануга тапшырылган, 180нән артык мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалган.                                  

"Гомуми белем бирү өлкәсендә югары сыйфатлы белем бирү министрлыкның төп максаты булып кала, – диде Илсур Һадиуллин. – Узган уку елы йомгаклары буенча математика, рус теле һәм фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре республикада Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булды. Табигый фәннәр буенча БДИ сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны алдагы ел белән чагыштырганда шактый артты".

Министр әйтүенчә, мәгариф системасының төп бурычларыннан берсе булып талантларны эзләү, табу һәм үстерү. 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге сәләтле һәм талантлы балалар һәм яшьләр мәгълүмат базасына 2024 ел йомгаклары буенча Татарстаннан 25 меңнән артык яшь кеше – Бөтенроссия һәм төбәк олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар турында мәгълүмат кертелгән.  Быел Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында республикадан 558 укучы катнашкан, шуларның 55е – җиңүче, 210ы призер булган. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан лидер-төбәкләр бишлегенә кергән, ә чыгыш сыйфаты буенча республика Мәскәүдән кала рейтингта икенче урында тора.

Мәгариф системасының төп звеноларының берсе булган тәрбия программалары турында сөйләгәндә, Илсур Һадиуллин республикада Укучыларга тәрбия бирүне үстерү стратегиясенең уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре эшли, 250 меңнән артык катнашучыны һәм 35 мең остазны берләштергән «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте актив үсә.

Мәгариф системасындагы актуаль проблемаларның берсе итеп министр педагогик кадрлар җитмәүне атады. "2024/25 уку елы башына укытучыларга ихтыяҗ 2 меңгә якын, тәрбиячеләргә 1 меңнән артык кеше тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин. – Барыннан да бигрәк башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, чит тел, химия укытучылары кирәк. Укытучыларга ихтыяҗ Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында зур".

Татарстан фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингында, шулай ук «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүчеләр саны буенча ил субъектлары арасында алдынгы урынга чыкты. 2024 ел йомгаклары буенча фәнни-технологик үсеш белән идарә итү системасының җитлеккәнлек индексын бәяләгәндә Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында I урынны алды.

Республика мәгариф министрына депутатлар Николай Атласов, Фәдбир Сафин, Альберт Яһудин балаларның җәйге ялын оештыру, ятимнәргә фатир бирү программасын дәвам итү перспективалары, шулай ук мәгариф системасында кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү планнары белән кызыксындылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International