Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика ММЧ журналистлары белән очрашты

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 17:26

Бүген республика парламентында бу елның беренче яртыеллыгында Дәүләт Советы эшенә йомгаклар турында матбугат конференциясе узды. Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.

Матбугат конференциясе башында Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга уртак эшчәнлекләре һәм Татарстан парламенты инициативаларын киң яктыртулары өчен рәхмәт белдерде. Парламент каникуллары игълан ителүгә карамастан, депутатлар, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, үз округларында эшен дәвам итәчәк, сайлаучылар белән бик күп очрашулар булачак. 

Һичшиксез, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар якын арада мөһим вакыйга булачак. Моннан тыш, 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын сайларга туры киләчәк (вакансия РФ сенаторы Геннадий Емельяновка вәкаләтләр бирелгәннән соң барлыкка килде).

Моннан бер атна элек, 11 июльдә республика Рәисе вазыйфасына кандидатлар күрсәтү процедурасы төгәлләнде. Үз документларын ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») тәкъдим итте.

«Бу сайлау кампаниясендә без сезгә бик өметләнәбез, сездән башка, мөгаен, сайлауларны гадел, законлы һәм хокук бозуларсыз уздыру кыен булыр, – дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы журналистларга. – Без шулай ук муниципалитетларга үз территорияләре, сайлаучылар проблемаларына битараф булмаган актив һәм лаеклы кешеләрнең килүен, республикабыз үсеше хакына мөһим мәсьәләләрне хәл итүләрен бик телибез».

Фәрит Мөхәммәтшин парламентның быелгы беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясап, язгы сессиядә депутатлар тарафыннан 50дән артык закон кабул ителүен билгеләп үтте (аларның 4 се – база законнары), аларның күбесе социаль юнәлешле. Законнарның массив блогы шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын кертү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү белән бәйле.

Фәрит Мөхәммәтшин база законнары арасында республика икътисадында эшмәкәрлекнең яңа юнәлешенә нигез сала торган креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы законны билгеләп үтте.

Агымдагы елның 9 маенда үз көченә кергән закон креатив икътисадны үстерүгә һәм гражданнарның иҗади һәм интеллектуаль потенциалы нигезендә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. "Кабул ителгән закон креатив индустрияләрне субъектларга кертү критерийларын, мондый критерийларга туры килүне раслау тәртибен, креатив индустрия субъектлары реестрын формалаштыру һәм алып баруны регламентлаштыручы күп кенә закон асты актларын чыгаруны күздә тота. Хәзер хөкүмәт тарафыннан тиешле эш алып барыла", – дип ассызыклады

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен, икътисадый эшчәнлекләренең төп төре эшкәртү производстволары, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, шулай ук төзелеш булган салым түләүчеләр өчен преференцияләрнең гамәлдә булуы закон нигезендә озайтылды. 2027 елга кадәр бакчачылык ширкәтләренә салым ташламалары сакланып калды (гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат ителә).

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән. Күп балалы гаиләләрдәге алты яшькә кадәрге балалар хәзер бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, күп балалы гаиләләр түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булды.

Фәрит Мөхәммәтшин быелның 19 июненнән үз көченә кергән гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. "Парламент утырышларының берсендә без бу мәсьәлә буенча чыгыш ясадык, закон проектына актив кушылдык, үз төзәтмәләребезне юнәлттек, нәтиҗәдә Татарстанның тавышы ишетелде, төбәкләргә үз территорияләрендә җирле үзидарәнең кулай моделен сайларга хокук бирелде, – дип искәртте парламент җитәкчесе. – Без ике дәрәҗәле системаны калдырып, авыл советларын һәм поселок советларын саклап калдык. Күп кенә мәсьәләләрдә без Рәис һәм республика Хөкүмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, регионнардан һәм федераль җыелыштан коллегалар белән гармонияле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә килешүгә ирешәбез”.

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирде. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында парламент депутатлары тарафыннан гражданнарның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең 5874 мөрәҗәгате каралган. "Минем бурыч бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмау, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Бу бик мөһим, бу хакимияткә ышаныч турында сөйли. Безнең депутатлар шәхси кабул итүдә генә дә 1728 кешене кабул итте".

Татарстанлыларны гадәттәгечә законнарны камилләштерү, социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, юллар төзү һәм ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык, экология һ. б. мәсьәләләр борчый.

Парламент эшендә, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, һәр профильле комитет каршында оештырылган эксперт советлары мөһим роль уйный. Быелның беренче яртыеллыгында алар тарафыннан 47 утырыш уздырылган, 164 мәсьәлә каралган.

Туган телләрне укытуга кагылышлы федераль белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә журналистлар игътибарсыз калдырмады. "Һәр халыкка үз теле кадерле, чөнки тел – милләтнең аерылгысыз өлеше. Бездә күпмилләтле Россия һәм күпмилләтле республика, анда һәр халыкның үз теленә хокукы бар", – дип басым ясады  парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент пулы журналистларына Татарстан Дәүләт Советы белән конструктив диалог өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде. "Парламент каникуллары алдыннан журналистлар белән очрашу, аралашу, сезне тыңлау традициягә әйләнде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Үз сайлаучыларыбызга якынрак булу, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ишетү, шул исәптән сезнең аша, журналист язмалары – безнең өчен  әлеге эш формасы өстенлекле, ул безнең республикада нәтиҗәле эшли".

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International