Депутатлар округларда

2025 елның 18 июле, җомга, 13:24

Округларда депутатлар эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, Татарстанның актив яшьләре белән очраштылар, КНИТУ (КХТИ) тәмамлаучыларны дипломнар алулары белән котладылар.  

18 июльдә Алексеевск районында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков гражданнарны кабул итте. Алексеевскилылар депутатка Биләр авылының суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү, яшүсмерләр клубын капиталь ремонтлау белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, депутатка күп балалы гаилә автомобиль сатып алуга ташламалы кредит бирүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Барлык сорауларны Рәсим Баксиков шәхси контрольгә алды.

18 июльдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 58 нче утырышында катнашты. Утырыш кысаларында районның социаль-икътисади үсеше, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

Шул ук көнне депутат Яңа Чишмә авылыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан «Факел» балаларны савыктыру лагеренда булды. Марат Галиев билгеләп үткәнчә, тикшерү барышында кисәтүләр ачыкланмаган, куркынычсызлык шартлары үтәлгән, балалар тулы канлы ял белән тәэмин ителгән.

16 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Мөслим районында булды, анда ул татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән программа һәм проектларның гамәлгә ашырылуы белән танышты.

16 июньдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов балаларны савыктыру лагерьларында, шул исәптән стационар, шифаханә-савыктыру, палатка тибындагы лагерьларда, шулай ук белем бирү учреждениеләре базасында оештырылган көндезге лагерьларда булды. Депутат куркынычсызлык, сәламәтләндерү һәм тәрбия эшен оештыру мәсьәләләренә, шулай ук педагогик составка аерым игътибар бирде.

15 июльдә Казанда «ПолитЗавод 2025» проектында катнашучылар арасында дебатлар буенча турнир финалы булды, анда жюри әгъзалары булып Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов чыгыш ясады. Көрәш стандарт булмаган форматта – профессиональ боксерлык рингында узды. Финалга 60 катнашучыдан 8 кеше чыкты. Политкөрәшләрдә  Тимур Абүзәров җиңде. Политкөрәштә  җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Дебатлар тәнкыйди фикерләүне һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә. Бу киләчәк сәясәтченең гражданнар белән эшләү өчен, шулай ук имидж төзү һәм сәяси максатларга ирешү өчен мөһим күнекмәләре», – дип билгеләде Ольга Воронова.

16 июльдә Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров эш сәфәре белән Апас районына барды, анда ул җитештерү һәм социаль объектларның эше белән танышты. Депутат шулай ук «Свияга+» балалар шифаханә-сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә 355 бала ял итә, шуларның 70е – палаткалы лагерьда. Лагерь җитәкчелеге белән депутат куркынычсызлыкны тәэмин итү, шул исәптән санитар-эпидемиологик, балалар өчен ял һәм мәдәни чаралар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.   Эш сәфәренең төп пунктларының берсе төзелеп килүче «Яратель» кошчылык фабрикасына бару булды.

15 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында «Олимпиец», «Полянка» савыктыру лагерьларында һәм «Патриотларны үстерәбез» палаткалы лагерьда булды. Депутат торак корпусларны, ашханә һәм дәресләр өчен кабинетларны карап чыкты, педагоглар һәм балалар белән аралашты.

15 июльдә Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц һәм Айрат Сафин Казан Милли тикшеренү технология университетын 2025 елда тәмамлаган иң яхшы укучыларны бүләкләү тантанасында катнаштылар. Депутатлар чыгарылышны диплом алулары белән котладылар, киләчәктә дә шәхси тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә җиңүләр теләделәр. 

12 июльдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә узган V Халыкара шахтерлар бәйрәме «Сабантуй»да катнашты. Бәйрәмдә Кузбассның барлык муниципалитетларыннан ике меңнән артык делегат, шулай ук Татарстан, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Пермь крае, Новосибирск, Томск, Омск өлкәләреннән һәм Алтай краеннан кунаклар катнашты. Мәйданчыкларда милли хуҗалыклар оештырылган иде. Кузбасс артистлары һәм Татарстанның иҗат коллективлары зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Шулай ук шахтерлар Сабантуен бәйрәм итү кысаларында түбәтәй һәм калфак фестивале, кыек якалы күлмәк фестивале узды.  Милли көрәш, ат тамашасы, осталар ярминкәсе, халык уеннары бәйрәм кунакларында  аеруча кызыксыну уятты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International