Светлана Захарова яшьләр парламенты әгъзаларына: "Сайлау кампаниясе сезгә яңа мөмкинлекләр бирә"

2025 елның 18 июле, җомга, 13:59

Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды, аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова катнашты. Яшь парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, яшь белгечләргә ярдәм итүгә, кече технологик компанияләр өчен киметелгән салым ставкаларын кертүгә юнәлдерелгән закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар, шулай ук комиссияләр эшенә йомгак ясадылар.     

Утырышны ачып, Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев Социаль сәясәт комитеты депутатларына яшь парламентарийларның инициативаларын хуплаулары һәм эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, Яшьләр парламентының Дәүләт Советы депутатлары һәм комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынуын билгеләп үтте. "Сезнең күбегез парламент комитетлары каршындагы Эксперт советлары әгъзалары, депутатлар ярдәмчеләре, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары, – дип ассызыклады Светлана Захарова. – Хәзерге вакытта Татарстан Рәисен һәм җирле дәрәҗәдәге депутатларны сайлау кампаниясенә әзерлекнең актив этабы дәвам итә. Сезнең үзегезне депутатлыкка кандидатлар сыйфатында да, сайлау командасы составында да күрсәтү мөмкинлеге бар. Сезгә бөтен яшьләр карый, актив булыгыз!"

Светлана Захарова шулай ук Яшьләр парламенты әгъзаларына гуманитар миссияләрдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Профильле комитет башлыгы яшь парламентарийларның Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларга актив кушылуын һәм яңа регионнарда гуманитар миссияләрдә катнашуын билгеләп үтте. "Сезнең актив эшегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы игълан ителде, һәм сез үзегезнең сайлау округларында бик күп эшләр башкарасыз. Моннан тыш, сез даими рәвештә гуманитар миссияләр белән яңа төбәкләргә чыгасыз", – дип мөрәҗәгать итте ул Яшьләр парламенты әгъзаларына.

Утырышның төп мәсьәләләре яшь белгеч турында законнар эшләү, кече технологик компанияләр өчен табышка салым буенча түбәнәйтелгән салым ставкасын билгеләү турындагы инициативалар булды.

Яшь парламентарийлар шулай ук вейплар һәм электрон сигаретлар сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. "Тәкъдим ителә торган закон проекты зыянсыз дип күрсәтелә торган вейпларга һәм электрон сигаретларга кагыла. Шул ук вакытта алар матур төргәкләре, татлы исе һәм контрольсез сатылуы белән балигъ булмаганнарны җәлеп итүе белән дә куркыныч», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр парламентының Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы Виктор Воропаев.

Әлеге закон проектын хуплап республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, электрон сигаретлар һәм вейплар организм өчен аеруча куркыныч, чөнки аларда авыр металлар бар. "Күп тапкырлар расланган медицина тикшеренүләре нигезендә, вейпларда һәм электрон сигаретларда булган химик матдәләр спектры сәламәтлеккә зур зыян китерә. Аерым алганда, аларда авыр металлар бар. Спираль вольфрам, кургаш һәм башка эретмәләрдән эшләнгән. Алар үзәк нерв системасын зарарлый торган авыр металл тозларына әверелә», – дип аңлатты Степан Криницкий.

Яшьләр парламенты инициативасын якын арада республика Дәүләт Советына җибәрү планлаштырыла.

Бүген утырышта Яшьләр парламентының хокукый мәсьәләләр, контроль һәм регламент, гражданлык җәмгыятен һәм иҗтимагый берләшмәләрне үстерү, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр, экология, сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, фән, инновацияләр һәм яшьләр эшкуарлыгы, тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча комиссияләр җитәкчеләре 2025 елның  беренче яртысында башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International