"Алар Ватан өчен сугыштылар" дип аталган күргәзмә ачылды

2025 елның 22 июле, сишәмбе, 19:15

Бүген Казанның "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның портретлары куелган "Алар Ватан өчен сугыштылар" дип аталган күргәзмәне ачу тантанасы булды. Чарада Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты.

Геройларны искә алырга махсус хәрби операция ветераннары,  ялга кайткан  сугышчылар килгән иде. Иң элек һәлак булган сугышларны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары чараның модераторы, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Даренков катнашучыларны күргәзмә белән танышырга чакырды. "Бүген без Ватаныбызның чын Геройларын һәм патриотларын искә алабыз! Бу күргәзмәгә туксаннан артык сугышчының портреты куелган. Бу  чара, һичшиксез, һәлак булучыларга түгел, ә нәкъ менә тереләргә кирәк! – диде ул. – Барыгызны да күргәзмәгә чакырабыз, ул 5 августка кадәр дәвам итәчәк, биредә, "Тандем" комплексының 3 нче катында, керү ирекле”.

Сәламләү сүзе белән шулай ук “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина да чыгыш ясады. “Сугышчы ике тапкыр һәлак була: беренче тапкыр сугыш кырында, икенчесе  – аны онытканда. Без сезнең белән Геройларны беркайчан да онытмабыз һәм аларны хәтердә сакларбыз!” – диде Гүзәл Удачина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International