Махсус хәрби операциядә катнашучыларның остазлык роле түгәрәк өстәл форматында каралды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе, 15:05

Бүген Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында уздырылган «Абилимпикс»  һөнәри осталык чемпионаты кысаларында «Россиядә остазлык институты: махсус хәрби операциядә  катнашучыларның иҗтимагый үсештә яңа роле» темасына түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, РФ ФС Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Писарева, РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов катнашты.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ ФС Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Писарева мөрәҗәгать итте. «Дәүләт Думасы белән берлектә без махсус хәрби операциядә  катнашучы һәр кешегә өстәмә һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу мөмкинлеген гарантияли торган законнар кабул итәбез.  Без бүген Ватаныбызны саклаучыларның батырлыкларын онытмаска тиеш» – диде ул.

РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатын уздыруның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Бу сәламәтлек үзенчәлекләре булган махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында беренче ярыш. Чемпионатның мондый форматта узуы, әлбәттә, мактаулы. Татарстанның, теләсә нинди инновацияләрдә алдынгы регион буларак, аны уздыру мәйданчыгы булуы символик мәгънәгә ия. «Абилимпикс» чемпионаты – ул мөмкинлекләр, эмоцияләр, импульс һәм потенциаль хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында аралашу. Бу үз сәләтләрен һәм тыныч тормышка кайту теләген күрсәтү мәйданчыгы, – дип басым ясады Ярослав Нилов.  –  Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – кадрлар мәсьәләсе. Һәр төбәкне, аерым алганда, СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру борчый. Без әзер эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, тиешле белем алу мөмкинлеге булсын өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. Һәр төбәк бу мәсьәләдә нәтиҗәле алымнар эзли, Татарстанда да яхшы тәҗрибәләр бар».

Остазлык турында сөйләгәндә, Ярослав Нилов остазлык тәртибен законнар белән ныгыту турында искә төшерде. «Дәүләт Думасы депутатлары тиешле инициатива белән чыкты, ул хупланды, һәм хәзер бу инде закон нормасы, институт буларак остазлык безнең илдә үссен өчен, – дип билгеләде депутат. – Бу системалы булырга һәм эш бирүче тарафыннан түләнергә тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре остаз булгач, алар СВОның башка катнашучыларына тәҗрибәне нәтиҗәле тапшыра алачак».

«Бүген утырышка махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылуы бик мөһим. Сүз тернәкләндерү һәм остазлык турында бара, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. – Узган ел Татарстан Республикасы СВОда катнашучыларны җәлеп итү буенча төрле программаларны гамәлгә ашыра башлады, шул исәптән предприятиеләр белән дә. Катнашучылар үзләре шулай ук медицина тернәкләндерүләре вакытында социаль һәм хезмәт тернәкләндерүләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар реабилитациядән соң эшкә урнаша алсын өчен безнең оешмалар, әйдәп баручы предприятиеләр һәм учреждениеләр белән ведомствоара багланышлар булырга тиеш».

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты Казанда 25-29 июльдә уза. Анда 40 тан артык кеше катнаша. Нәтиҗәләр буенча 75 финалист сайлап алыначак, алар октябрьдә «Абилимпикс» милли чемпионаты финалында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучылар 15 компетенциядә ярышалар: «Веб-эшләнмә (программалаштыру)», «Башкару осталыгы (вокал)», «БПЛА операторы», «Пешекче эше», «Сәнәгать робот техникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Электрон җиһазлар җыю-сүтү», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Слесарь эше», «Балта остасы», «Токарь эшләре», «Фотограф», «Электромонтаж», «Массажист».

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International