Дәүләт Советында Татарстан архив тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 14:50

Бүген Дәүләт Советында егерменче утырышы кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды. Бу мәсьәлә буенча ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова мәгълүмат бирде.

Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәте Россиядә иң борынгыларның берсе. Быел аңа 108  ел була. Татарстанның Архив фонды илдә иң зурларның берсе, Мәскәү, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләреннән кала, дүртенче урында тора.

"Татарстанның архив хезмәте үз эшчәнлеген ТРда архив эшен үстерү стратегиясенә һәм «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасына туры китереп төзи, анда мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуы төгәл теркәлгән», – дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова.

Цифрлы технологияләргә күчү һәм архив документларын саклауда  куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 2016 елдан башлап республика программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә архив биналарына капиталь ремонт ясалган.  2020 елдан 24 муниципаль районда ведомство архивлары биналары ремонтланган.

Цифрлы технологияләрне гамәлгә ашыру 2018 елда дәүләт архивын, 46 муниципаль архивны һәм 6975 оешманы – комплектлау чыганакларын берләштергән «Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасы» дәүләт мәгълүмат системасы төзелгәннән соң мөмкин булды. «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне заманча технологияләр кулланып күрсәтү безнең эшнең аерылгысыз өлешенә әверелде һәм гражданнарга һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү сыйфатын сизелерлек арттырды», – дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова.

2025 елда республика архивлары 92 меңнән артык сорауны эшкәрткән, шуларның 48% ы электрон элемтә каналлары аша килгән. Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы сүзләренә караганда, хәзер илнең теләсә кайсы ноктасыннан кергән сорауны республиканың барлык архивлары да күрә, бу пенсия билгеләү вакытын кыскартырга, архив хезмәткәрләренең хезмәт чыгымнарын киметергә һәм архив белешмәләрен фальсификацияләүдән саклауның югары дәрәҗәсен гарантияләргә мөмкинлек бирә.

Күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар юкка чыгарылу белән бәйле икътисади кыенлыклар аркасында ТР Дәүләт архивы республика архивларын туплау чыганакларын тулыландыру буенча зур эш башкарды. Республиканың бердәм архив мәгълүмат системасында дәүләт һәм муниципаль архивларны туплау чыганаклары булган оешмаларның шәхси кабинетлары булдырылды, бу исә туплау чыганаклары булган оешмалар һәм архивлар арасында нәтиҗәле документлар әйләнешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 

Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында закон кабул ителгән, аны электрон форматта гамәлгә ашыра башлаганнар.

Шулай ук ул ТР Бердәм архив мәгълүмат системасында архивларны электрон фото-, видео - һәм фонодокументлар белән комплектлау күләме артуын ассызыклады, бу заманча трендларны чагылдыра һәм саклау һәм куллануның яңа алымнарын кертүне таләп итә. 2025 елда 5 мең берәмлектән артык аудиовизуаль документ саклауга кабул ителгән.  Хәзер республика архивларында 141 меңнән артык аудиовизуаль документ саклана.

ТР Бердәм архив мәгълүмат системасында «Фондлар буенча юл күрсәткече» һәм тугыз тематик мәгълүмат базасы урнаштырылган, системада 28 меңнән артык фонд, 50 меңнән артык исемлек һәм 5 миллионнан артык эш исеме теркәлгән. Кирәкле эшләрнең сакланышын тәэмин итү өчен 2025 елда республика архивларында 15 меңнән артык эш цифрлаштырылган.  ТР Дәүләт архивы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, цифрлаштырылган эшләр күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора.

«Татарстан архивларының ачык булуы «Читтән торып уку залы» модулен булдыруга төп этәргеч булган. Бердәм архив мәгълүмат системасы аша тикшеренүчеләр, гражданнар һәм оешмалар цифрлаштырылган документларга өйләреннән чыкмыйча гына керә ала», – дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова. Аның әйтүенчә, шәҗәрәләр,  туган як тарихына бәйле сораулар, шулай ук аеруча кыйммәтле документлар аеруча  зур кызыксыну тудыра.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, архивларыбызны цифрлаштыру киләчәк буыннар өчен документларны саклап калырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. «Бу юнәлештәге эш республикабызның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау өчен зур әһәмияткә ия. Парламент фойесындагы күргәзмә моның яхшы үрнәге булып тора»,  – дип басым ясады  Марат Әхмәтов.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламент фойесында оештырылган Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларның цифрлы күргәзмәсен карады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International