Депутатлар округларда

2025 елның 1 августы, җомга, 15:53

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп сумкаларын тапшырдылар һәм гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.

31 июльдә Дәүләт Советы депутаты, Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко Лаеш районының "Липки" һәм "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерьларында булды.

Комиссия әгъзалары лагерьларны җиһазлау, яшәү шартларын, янгын куркынычсызлыгын, шулай ук сәламәтлекне саклау, туклану сыйфатын һәм ял итүне оештыруны карады. Лагерьларның куркынычсызлык торышына, сәламәтләндерү һәм тәрбия эшләренә аерым игътибар бирелде.

"Лагерьларда балаларның ял итүе яхшы оештырылган,  сыйфатлы кайнар аш әзерләнә, медицина хезмәте күрсәтелә, матди-техник база да нормага туры килә. Балалар даими күзәтү астында һәм телефоннарда утырмыйлар  – бу иң мөһиме ", – дип билгеләп үтте Валерий Миронченко.

30 июльдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Казанның "Заречье" лагерендә булды. Депутат балалар ялын оештыру шартлары белән танышты, шулай ук алар белән очрашу үткәрде. "Монда һәр сменаның Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышлануы аеруча  игътибарга лаек, алар хөрмәтенә Казан урамнары аталган. Бу гади сүзләр генә түгел – бәлки тере хәтер, – дип белдерде депутат. – Тагын да мөһиме – безнең яшьләр белән сөйләшү. Аларның эчкерсез сораулары, ялкынлы күзләре, чын патриотизм һәм батырлык нәрсә икәнен аңлау теләге ".

29 июльдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов бер гаиләгә яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтте. Казанда яшәүче II төркем инвалидлыгы булган  ханым ике укучы бала тәрбияли. Депутат балаларга канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат өчен комплектлар тутырылган мәктәп сумкаларын бүләк итте. Моннан тыш, Фәнис Нурмөхәммәтов аларны әнисенә күптән көтелгән кәрәзле телефон бүләк итте.

25 июльдә Дәүләт Советы депутаты, "Ярдәм янәшә! " республика хәрәкәте  координаторы Ринат Фазылов “Барысы да Җиңү өчен" Халык фронты проекты кысаларында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларга өч машина тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International