Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмә турындагы федераль закон кабул итүгә бәйле рәвештә РФ Президенты В.В. Путинга мөрәҗәгать юллады

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 13:13

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кабул ителде.

"Хөрмәтле Владимир Владимирович!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – Татарстан Республикасы парламенты, ил Конституциясенә Сез тәкъдим иткән үзгәрешләрне хуплап, «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын карады һәм хуплады.

Әлеге Законның нигезе итеп алынган Россия дәүләтчелегенең бердәмлек һәм тарихи дәвамчанлык принциплары, традицион кыйммәтләрне саклау, гавами хакимият нигезләрен демократияләштерү һәм социаль гаделлекне гарантияләү ил үсешенең сәяси-хокукый нигезен шактый ныгыталар, аларда алга таба социаль-икътисадый үзгәртеп корулар өчен җитди потенциал бар. 

Шул ук вакытта без норматив җайга салуның һәм Конституциянең турыдан-туры гарантияләрен тәэмин итүнең кайчакта тиешле дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтәргә мәҗбүрбез.

Бу – телләр сәясәте кебек сизгер өлкәгә кагыла. Гомуми белем бирүнең анонсланган яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары хәзергә кадәр кабул ителмәгән. Күрсәтелгән стандартларның булган проектларында туган телләргә кагылышлы нигезләмәләр бик үк аңлашылып бетми. Предмет нәтиҗәләренә карата таләпләр барлык уку предметлары буенча эшләнгән, ләкин туган тел һәм әдәбият, шулай ук республикаларның дәүләт телләре буенча алар юк. Моннан тыш, мәгариф стандартларында дәүләт телләре үзләренең статусы буенча чит телләргә караганда түбәнрәк булып чыга, чөнки ике чит телне өйрәнү мәҗбүри, ә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри куелмый.  Бу һәм башка проблемалы мәсьәләләр инде озак вакытлар дәвамында хәл ителми.

Шуңа бәйле рәвештә федераль дәүләт органнарының ил Конституциясе нигезләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәүгә, тиешле норматив хокукый актларны үз вакытында кабул итүгә җаваплылыгын арттырырга тәкъдим ителә.

Сез күп тапкырлар Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре безнең Ватаныбызның уникаль казанышы һәм конкурентлы өстенлеге булып тора дигән фикер әйттегез.

Төп Законга кертелә торган үзгәрешләр нигезендә дәүләт, этномәдәни һәм телләрнең күптөрлелеген саклап калуны гарантияләп, барлык халыкларның һәм этник бергәлекләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау буенча өстәмә йөкләмәләр ала. Әлеге нигезләмә Россия федерализмының конституциячел принципларын, туган телне саклап калу, республикалар тарафыннан үз дәүләт телләрен билгеләү турындагы нормаларны урынлы тулыландыра һәм көчәйтә. 

Конституциягә экспертларның һәм киң җәмәгатьчелекнең актив катнашында каралган төзәтмәләр федераль дәрәҗәдә  дә, региональ дәрәҗәдә дә  законнар  һәм законнарны гамәлгә ашыру өчен актлар белән системалы җайга салуны таләп итә дип уйлыйбыз. Сезгә, Россия Федерациясе Конституциясенең гаранты буларак, бу эшне аерым контрольгә алуны сорап мөрәҗәгать итәбез.

Сезнең дәүләт башлыгы буларак нәтиҗәле эшчәнлегегез алга таба да Россиянең эчке тотрыклылыгын саклап калуга һәм ышанычлы тышкы сәясәт алып баруга хезмәт итәр дип ышанабыз.

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы файдасына һәм мәнфәгатьләрендә яңартылган Конституцияне гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен куячак", – диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International