Дәүләт Советында муниципаль хезмәткәрләр арасында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 22 августы, җомга, 17:13

Бүген Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дәүләт Советы исеменнән конкурсларда җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт корылышы  һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сәламләде. Чарада шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.

Чараны ачып, республиканың Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципалитетларда яшәүчеләрнең иминлеге шактый дәрәҗәдә муниципаль хакимият органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле, дип ассызыклады. “Халык белән эшләүдә сезнең, җирлек башлыкларының, хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларының, муниципаль хезмәткәрләрнең абруе һәм кешеләрнең ихтыяҗларын белүе халыкның иминлеген тәэмин итүдә  зур роль уйный, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстанда 48 республика программасы һәм 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Алар барысы да территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән".

Әгъзам Гобәйдуллин искәрткәнчә, хәзерге вакытта республикада 6215 муниципаль хезмәткәр һәм 7,5 меңнән артык җирле Совет депутаты эшли. «Бу эш бик җаваплы, – дип саный ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе, – муниципаль территорияләр һәм өлкәләр белән нәтиҗәле идарә итү өчен квалификацияне даими күтәрү, стандарт булмаган карарлар кабул итә белү таләп ителә».

Әгъзам Гобәйдуллин муниципаль реформа мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта муниципаль хакимият вәкилләре яңа канун шартларында эшли. «Әлбәттә, кабул ителгән 33 нче федераль закон 131 нче законның традицияләрен һәм нигезләмәләрен озайта, әмма шул ук вакытта аермалар да бар», – дип билгеләп үтте ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, Татарстан Рәисе, парламенты җирле үзидарәләрнең бер дәрәҗәле моделенә күчәргәме, әллә ике дәрәҗәле моделен саклап калыргамы икәнен регионнарның үзләре сайлау хокукын яклады. «Татарстан җирле үзидарәнең җирлек дәрәҗәсен саклап калу мөмкинлеген яклады, һәм шулай итеп бездә авыл җирлекләре башлыклары эшләвен дәвам итә, – диде ул. – Хәзер безгә җирле үзидарә турындагы республика законын камилләштерү эшенә керешергә кирәк». Экзам Гобәйдуллин сүзләренә караганда, хакимият дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне бүлү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин шулай ук республика законнарын камилләштерү буенча алда торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Муниципаль хакимият – кешеләргә иң якын хакимият, – дип басым ясады ул. – Профильле комитет рәисе буларак, республикада муниципаль хакимият үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган дип әйтә алам. Безгә, чыннан да, җирле үзидарә турында республика законын камилләштерү буенча алга таба да эш алып барырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта барлык муниципалитетлар да үз тәкъдимнәрен белдерде. Һәм текстның 52 бите "урыннарда" үз эшенә һәм туган җиргә бирелгән кешеләр эшләвен күрсәтә". 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән конкурсларда җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов котлады. "Сез безнең муниципалитетларны, республиканы һәм гомумән илне көчлерәк итәсез, ә татарстанлыларның тормышы – уңайлырак, – дип мөрәҗәгать итте ул залга. – Муниципаль хакимияткә нәкъ менә монда беренче чиратта үз сораулары белән кешеләр килә. Һәм җирле үзидарә органнарында битараф булмаган һәм җаваплы белгечләрнең эшләве бик мөһим"»

Александр Белов шулай ук муниципаль хезмәтнең яшь белгечләр өчен кызыклы булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, муниципаль хезмәткәрләрнең дүрттән бер өлеше – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Моннан тыш, Александр Белов билгеләп үткәнчә, кадрлар составының 50% ка якыны 10 елдан артык муниципаль хезмәт стажына ия. «Бу муниципаль хезмәт элитасы", – дип ассызыклады ул. 

Быел конкурсларга 15 номинация буенча 166 гариза бирелгән, шул исәптән: «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына – тугыз номинация буенча 99 гариза, журналистлар конкурсына – алты номинация буенча 67 гариза.

Гомумән алганда, 2006 елдан башлап ике конкурс үткәрү чорында 1219 лауреат бүләкләнде, шул исәптән – быелгы 80 җиңүче.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International