Дәүләт Советы депутатлары педагогларны һәм укучыларны Белем көне белән котладылар

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе, 17:49

Бүген, 1 сентябрьдә, Белем көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булдылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, аларны яңа уку елы башлану белән котладылар, укучыларга укуда яңа уңышлар теләделәр.   

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казан дәүләт медицина университеты студентларын Белем көне белән котлады. Парламент башлыгы урынбасары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә КДМУның 2 нче уку-лаборатория корпусы янындагы скверда тантаналы җыелышта катнашты.

"Сез Россиянең иң борынгы һәм абруйлы медицина вузларының берсендә укый башлыйсыз. Якындагы елларда сезгә гаять катлаулы, әмма шул ук вакытта игелекле һәм кирәкле табиб һөнәрен үзләштерергә туры киләчәк. Тәҗрибәле укытучылар һәм остазлар җитәкчелегендә сез барлык кыенлыкларны җиңәрсез һәм үзен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә кушылырсыз дип ышанам. Бу юлда беренче мөһим адымны сез ясадыгыз инде", – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, беренче курс студентларына мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәре Совет районының 125 нче гимназиясе укучыларын һәм А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ студентларын Белем көне белән котлады. Мәртәбәле университет гаиләсенә илнең 64 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 4,5 меңнән артык яңа студент кушылды.

Үзе дә КАИны тәмамлаган Лилия Маврина республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән барысын да Белем көне белән котлады, яхшы укулар, фәнни ачышлар һәм иҗтимагый тормышта актив булуларын теләде. "Авырлыклардан курыкмагыз, үз алдыгызга югары максатлар куегыз һәм һичшиксез аларга ирешегез. Мин сезгә шуны әйтәсем килә, КАИ – ул лекцияләр һәм семинарлар гына түгел, зачетлар һәм имтиханнар гына да түгел. Бу әле дуслык, мәхәббәт, иҗат һәм иҗтимагый эш өчен менә дигән киңлек. Минем уйлавымча, бүген биредә булачак талантлы инженерлар, предприятиеләрнең нәтиҗәле җитәкчеләре, спорт ярышларында җиңүчеләр, студентлар фестивальләрендә тамашачылар мәхәббәтен  яулаучы артистлар, кешеләргә ярдәм итүче игелекле йөрәкле волонтерлар тора. КАИ студентларының барысы да – илебезнең лаеклы гражданнары", – дип ассызыклады Лилия Маврина.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районына эш сәфәре кысаларында технология техникумында булды. Быел уку йорты үз сафларына алтмыштан артык студент кабул итә. Бүген исә кунаклар техникумның Дан аллеясында урнашкан махсус хәрби операция барышында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районының Кошман, Ульянка һәм Чүти мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда булды. Депутат педагогларны һәм укучыларны сәламләде, укучыларга якты ачышлар, кызыклы мәктәп көннәре, ә укытучыларга илһам, сабырлык һәм рәхмәтле укучылар теләде. 

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Зеленодольск шәһәренең 18 нче күппрофильле лицее укучыларын һәм укытучыларын уку елы башлану белән котлады.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан кооператив институтында тантаналы чараларда булды. Депутат үзләре өчен яңа фәннәр һәм һөнәр офыкларын ачарга тиешле беренче курс студентларын сәламләде. Ольга Воронова шулай ук Казан шәһәре Идел буе районының 82 нче мәктәбендә беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды, белем дөньясына юлларын яңа гына башлап җибәрүче укучыларны котлады. "Сезнең алда гаҗәеп ачышлар һәм мөмкинлекләр белән тулы яңа дөнья ачыла. Бу тормышта балалар өчен генә түгел, ә бу юлда аларга ярдәм итәчәк ата-аналар өчен дә мөһим этап. Яңа уку елы ачышлар, казанышлар һәм ышанычлы алга бару вакыты булсын! Бәйрәм белән!", – дип мөрәҗәгать итте Ольга Воронова балаларга, педагогларга һәм ата-аналарга.

Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән суднолар төзү көллияте студентларын Белем көне белән котлады.   Тантаналы линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын чыгару тантанасыннан башланды, гимннар яңгырады. Депутат укучыларга нык сәламәтлек һәм яхшы укулар теләде. "Бу уку елы бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр алып килер, ә безнең укучылар яңа үрләргә омтылуларын дәвам итәрләр дип ышанабыз!", – диде Ренат Мистахов.

Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Казан шәһәренең Вахитов районындагы 28 нче гимназия укучыларын котлады. Ул чарада катнашучыларга яңалыкка омтылуларын, куелган максатларга ирешүләрен, илгә һәм туган республикага файда китерүләрен теләде.

Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Яр Чаллы шәһәренең 13 нче мәктәбендә һәм 24 нче урта мәктәбендә, 26 нчы гимназиядә һәм В.В. Давыдов исемендәге шәхси гимназиядә тантаналы линейкаларда катнашты.  Укучылар алдында чыгыш ясаганда, ул, мәгариф – ул дәресләр һәм белем генә түгел, ул чиксез мөмкинлекләр ача торган киләчәккә ишек, дип билгеләп үтте. Аерым котлауларны Илдар Шамилов бүген беренче сыйныф укучыларына һәм зур үзгәрешләр һәм мөһим карарлар бусагасында басып торган чыгарылыш сыйныф укучыларына юллады.

"Ихлас күңелдән сезгә, яңа үрләрне яулауда кызыксынуыгызны һәм үҗәтлегегезне югалтмавыгызны телим. Укытучыларга – илһам һәм зирәклек, ә ата-аналарга – сабырлык һәм балаларының уңышларын күрү  шатлыгы. Бу уку елы якты, яңа ачышларга һәм казанышларга бай булсын", – диде депутат. 

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе һәм Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе педагогларын һәм укучыларын Белем көне белән котлады.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Габулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында булды.

Белем көне бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында да узды. Парламент депутатлары исеменнән студентларны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров котлады.  Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламләүләрен ирештерде.

Чара институт башлыгы, полиция генерал-майоры Фоат Зиннуровның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын, Казан юридик институты байрагын чыгару һәм тантаналы чараны ачу турындагы командасы белән башланып китте. Институт җитәкчесе Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-полковнигы Владимир Кубышконың котлау телеграммасын укыды, ул яңа уку елы ведомство вузлары коллективлары өчен Ватаныбыз хакына уртак зур казанышлар чоры булуын теләде.

Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тантаналы линейкасында булды, педагогларны һәм укучыларны котлады, аларга яңа уңышлар теләде. Бүген бу мәктәптә депутат катнашында яңа компьютер сыйныфы ачылды.

Бүген республикада 1402 гомуми белем бирү уку йорты үз ишекләрен ачты. Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 511 меңгә якын укучы белем ала, 37 меңнән артык педагог эшли, шул исәптән 31936 укытучы. Быел мәктәп парталары артына беренче тапкыр 49477 беренче сыйныф укучысы утырды. Соңгы 5 елда республикада 48 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелде.

Республиканың 100 һөнәри белем бирү оешмасында 84 меңнән артык кеше белем ала. Республика югары уку йортларында 149 меңнән артык студент  укый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International