Дамир Нургалиев: "Татарстанда яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр һәм һәрьяклап ярдәм бар"

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе, 17:29

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты нинди закон проектларын алга сөрә, ни өчен республикада яшьләр саны арта, яшьләр сәясәт белән кызыксынамы-юкмы – болар хакында «Татар-информ»га  Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев сөйләде.

Вейпларны тыю һәм  «Яшь закон чыгаручы»

– Дамир Фәнилович, сез узган елның сентябреннән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе булдыгыз. Бу вакыт эчендә ниләр эшләнде, орган ничек үзгәрде?

 –  Беренче чиратта без муниципаль берәмлекләр белән эшләү системасын торгыза башладык. Район башлыгы каршында Яшьләр муниципаль советы төзелү мисаллары да бар инде. Бу бик мөһим, чөнки Казан, Чаллы яки Әлмәт яшьләре Әтнә, Ютазы һәм башкалардагы вәзгыятьнең үзенчәлеген һәрвакытта да аңламый. Шул рәвешле, Татарстан Дәүләт Советына карауга җибәрелә торган проектлар муниципалитетларның үз фикерләрен исәпкә алып әзерләнәчәк.

Икенчедән, без көздән старт ала торган бренд проектлары булдырдык. Бу яшь парламентарий мәктәбе, ул яшьләр парламентыннан гына түгел, ә безнең белән булырга теләүчеләрнең барысын да колачлаячак. Без 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләрнең резервын формалаштырачакбыз һәм Яшьләр парламенты каршында Эксперт советы төзиячәкбез. Бу безгә сайлауларда катнашмаган, әмма хәзер эшләргә зур теләк күрсәткән егетләр-кызлар өчен. Моннан тыш, без яңа форумнар булдырачакбыз: декабрьгә зур Казан халыкара форумын планлаштырган идек, анда 35 илдән 350 кешене җыячакбыз. Максатыбыз Халыкара яшьләр парламентаризмы ассоциациясен булдыру, шулай ук тәҗрибә уртаклашу, законнар базасын чагыштыру һәм барысы да шул рухта булачак.

– Яшьләр парламентында хәзер тагын нинди бренд проектлары бар?

–  Мәсәлән, «Яшь закон чыгаручы». Бик күп егетләр текә һәм кирәкле идеяләр белән килә, әмма аларның закон проектларын әзерләү буенча тәҗрибәсе юк. Шуның нигезендә без бу проектны яңартырга булдык. Ул һәр идея закон чыгару инициативасына җиткерелсен һәм алга таба мөмкин кадәр тормышка ашырылсын өчен бик күп мастер-классларны үз эченә алачак.

Моннан тыш, безнең авыр яшүсмерләр белән эшләү буенча «Яңа юл» проекты бар. Ул узган елның октябреннән башланды, безнең инде уңай тәҗрибәләребез бар, алар буенча без эшлибез.

– Соңгы елда ТР Яшьләр парламенты тарафыннан нинди закон чыгару инициативалары эшләнде?

–  Соңгы елда Дәүләт Советына 12 закон проекты җибәрелде, берсен кабул иттеләр инде, 11е эштә. Безнең соңгы утырышта 14 мәсьәлә каралды, шуларның алтысы – закон проектлары. Алар арасында – балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю, мопедлар белән идарә итүгә хокук бирү яшен арттыру һәм башка бик күп нәрсәләр. Элегрәк без күп балалы гаиләләр өчен бушлай парковка урыннары бирү турында закон проектын эшләгән идек. Алар, мәсәлән, поликлиникага килгәндә, машина кую өчен борчылмыйча, үз эшләрен ашыкмыйча гына эшли алсыннар өчен. Моннан тыш, бездә хәзер студент гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә проектларның зур блогы эшләнә.

«Минем юлда республика миңа һәрвакыт кирәкле ресурслар бирде һәм ярдәм итте»

– Сез инде зур карьера юлын уздыгыз. Татарстанда яшьләргә карьера планында яшәү һәм үсү никадәр уңайлы икәнлеге турында сезнең фикерегезне ишетәсе килә.

–  Иҗтимагый-сәяси эшчәнлегем барышында мин Россиянең күп кенә төбәкләрендә булдым һәм Татарстан яшьләренә һәрьяклап үсеш өчен кирәкле барлык мәйданчыклар һәм ресурслар бирелгәнлеген ышаныч белән әйтә алам. Шул исәптән рәсми трибуна булган Яшьләр парламенты, анда теләсә кайсы яшь кеше үзенең закон чыгару идеясе турында сөйли һәм аны тормышка ашыруга кадәр җиткерә ала.

Минем юлым авыр һәм озын булды. Әмма шунысы сөендерә, гади волонтер сыйфатында да, «Гомумроссия халык фронты яшьләре» координаторы сыйфатында да, Яшьләр парламенты рәисе сыйфатында да – һәрвакыт үсеш өчен кирәкле барлык ресурслар һәм ярдәм булды, шул исәптән Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика җитәкчелеге ягыннан да.

Республикада яшьләр саны арта баруын билгеләп үтәм. Югары һәм махсус уку йортларына күрше субъектлардан һәм хәтта башка илләрдән яңа абитуриентлар, предприятиеләргә яшь белгечләр һәм башкалар эшкә килә. Бу Татарстанның яшьләр өчен кызыклы булуын дәлилли.

–  Парламентаризм күзлегеннән караганда, Татарстан яшьләре ни дәрәҗәдә сәясәт белән кызыксына?

– Безнең утырышларда без һәрвакыт коллегаларыбызга алдан көн тәртибен җибәрәбез. «Төрлесеннән» бүлегенең бер тапкыр да буш булганы юк. Бу – парламентның теләсә-кайсы әгъзасына яки кунакка чыгыш ясау мөмкинлеге. Еш кына бу бүлек бөтен көн тәртибеннән артып китә. Яшьләр актив, ә безнең миссия – безне күрүләрен, ишетүләрен һәм идеяләребезнең тормышка ашачагын күрсәтү.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International