Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 5 сентябре, җомга, 18:46

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшлчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды, ишегалды бәйрәмнәрендә катнашты, шулай ук татарстанлыларны республика көне белән котлады.

5 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Бөгелмә районына барды, анда «Россия эше» кадрлар үзәге эше белән танышты, шулай ук гражданнарны кабул итте. Моннан тыш, парламент башлыгы урынбасары Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Бөгелмә районы буенча оешмасы хезмәт коллективы, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе һәм социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре җыелышларында катнашты. Эш сәфәре кысаларында Юрий Камалтынов Березово авыл җирлегендә халык белән аралашты.

5 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендә ишегалды бәйрәмендә катнашты.

5 сентябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте һәм Идарәче компания вәкилләре белән бергә Казанның Абҗәлилов урамындагы 3нче йорт янындагы ишегалдын карады. Бу йортта яшәүчеләр йортның әйләнә-тирәсендә тәртипсезлектән зарланып күмәк шикаять язган. Алар әйтүенчә, торак йорт янындагы зур булмаган җир кишәрлеге хуҗасыз калган. Мәйданчән куаклар һәм агачлар белән капланган, анда чүп-чар җыела, йорт янындагы тротуарны да   төзекләндерү кирәк.  Очрашуда әлеге территорияне учетка кую өчен кадастр органына мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде. Тротуарны капиталь ремонтлау буенча 2026 елга программага кертү турында Казан шәһәре Башкарма комитетына мөрәҗәгать әзерләнәчәк. Үз чиратында, район хакимияте тарафыннан әлеге территорияне җыештыру һәм төзекләндерү турында Карар кабул ителде.

4 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районына эш сәфәре белщн бардылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә депутатлар "Камский бекон" җәмгыятенең сөтчелек комплексында булдылар. Хуҗалыкта 17,2 мең баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 8,2 меңе сыерлар. Көндәлек савым 236 тонна тәшкил итә. Ел башыннан 47,8 мең тонна сөт җитештерелгән. Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районының казанышларын югары бәяләде, шулай ук республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип өстәде. Сәфәр кысаларында Марат Әхмәтов һәм Азат Хамаев Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең тулай торагын капиталь ремонттан соң ачу тантанасында катнаштылар. "Педагогика көллияте-милли кадрлар әзерләү үзәге, һәм аның эшчәнлеге бу статуска тулысынча туры килергә тиеш, - диде Марат Әхмәтов көллият студентларына һәм мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең бурыч - татар телен чын күңелдән яратучы педагогларны тәрбияләү. Моның өчен, башкаларга үрнәк күрсәтеп, милли традицияләрне актив рәвештә сакларга һәм торгызырга кирәк. Коллективка бу игелекле эштә уңышлар, ә чыгарылыш укучыларына үз һөнәрләрен табып, Татарстанның күпмилләтле халкына лаеклы хезмәт итүләрен телим».

4 сентябрь көнне Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районында булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә депутат механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. "Гомумән алганда, Актаныш-тотрыклы район. Биредә бик тотрыклы команда, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Аяз көннәрдә урып-җыю һәм чәчү эшләрен оператив төгәлләргә кирәк». Кунаклар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең күргәзмәсе һәм район тарихына һәм халык-гамәли иҗат осталарына багышланган экспозиция белән танышты. Шул ук көнне Актанышта район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасы булды.

4 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" яшьләр үзәгендә узган Батырлык дәресендә кунакта булды. Депутат балаларга үзенең батырлыгы һәм тормыш юлындагы кыенлыклар турында сөйләде. "Барысы турында да сөйләштек: батырлык һәм каһарманлык, гади кешеләр, шатлыклы һәм авыр мизгелләр, тормыш, туганнарыбыз һәм нәкъ менә хәзер Ватаныбызны саклаучылар турында", - дип сөйләде Рәсим Баксиков. Рәсим Баксиков катнашында тагын бер батырлык дәресе 27 августта Спас районында яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде.

4 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтулин, Олег Николаев, Владимир Чагин, Илдар Шамилов, Марсель Мингалимов һәм Николай Атласов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Яр Чаллыга 50 яңа пассажир автобусы тапшыру тантанасында катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шәһәр һәм районнарның җәмәгать транспортын үстерү-өстенлекле бурычларның берсе. Татарстанлыларның тормыш сыйфаты әлеге техниканың ышанычлы һәм өзлексез эшләвенә бәйле. "Гамәлдәге пассажир транспорты паркы системалы яңартуны таләп итә. Быел Яр Чаллы шәһәр транспорты автопаркын тагын 80 яңа НефАз тулыландырачак, шуларның 50сен бүген шәһәргә тапшырабыз», - диде республика Рәисе.

3 сентябрьдә Азнакай районында террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» акциясе узды. Чарада Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Акциядә катнашучылар чүлмәктән суны уч төбендә җыеп алдылар һәм үсемлекләргә кулдан су сиптеләр. Оештыручылар, бу хәрәкәтне террорчылык актлары корбаннарына карата гомуми кайгы һәм кызгану, шулай ук бу фаҗигаларләргә каршы торырга тәвәккәллек символы дип атады. Акция 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды. 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында өч йөздән артык кеше һәлак булды, шуларның 186сы балалар.

3 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Серов бульварында узган ишегалды бәйрәмендә катнаштылар. "Без сезнең белән бәхетле кешеләр, чөнки данлыклы республикада яшибез һәм эшлибез, - дип мөрәҗәгать итте Лилия Николаевна микрорайонда яшәүчеләргә. – Татарстан - ышанычлы рәвештә алга баручы төбәк. Республика сәнәгать җитештерүе буенча Россия төбәкләре арасында 5нче һәм авыл хуҗалыгы үсеше буенча 3нче урында тора. Һәм барлык күрсәткечләр буенча без Россиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә керәбез». Лилия Маврина шулай ук Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлык төзекләндерү программаларының дәвам ителәчәген ассызыклады. Моннан тыш, Татарстанда коммуналь челтәрләрне яңарту программасы старт ала.

3 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Яшел Үзән  шәһәренең «Каенлык» паркында ишегалды бәйрәмендә булды. Яшел Үзәндә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 375 йорт тирәсе ремонтланган, ә якындагы ике елда тагын 120не тәртипкә китерү планлаштырыла. Илшат Әминов билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы кешеләргә ишегалларының тышкы кыяфәтен үзгәртергә генә түгел, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга да ярдәм итте. "Күп кешеләр өчен яңа тормыш башланды. Алар күршеләре белән танышты, йортында кемнәр яшәгәнен, подъездда кем белән иңне иңгә куеп яшәүләрен белделәр. «Безнең ишегалды» программасы – тормыш өчен, бигрәк тә балаларыбыз өчен, алар матур урында үсәргә, максатчан кешеләр булып җитешергә  һәм бу тормышны, республикабызны тагын да мулрак һәм матуррак итәргә тырышырга тиеш», – дип ассызыклады депутат.

3 сентябрьдә Казанның Киров районында Серов бульварында яңа төзекләндерелгән мәйдан ачылды. Әлеге мөһим вакыйга белән казанлыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова котлады. Бульварны төзекләндерү 2023 елда ук башланган, аны 2026 елда төгәлләргә планлаштыралар. Быел эшләр бульварның үзәк өлешендә бара. Төзүчеләр күлне торгызган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган җиһазлы җәмәгать бакчасы, урам китапханәсе һәм велосипед юллары, уен мәйданчыгы ясаганнар. «Без бүген тагын бер тапкыр халык программасының кешеләр өчен эшләвенә инандык", - дип ассызыклады Ольга Воронова. Шулай ук депутат «Ярдэм» инклюзия үзәгенең төзелеше барышын карады, аны ачу киләсе елга планлаштырыла.

2 сентябрьдә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә ишегалды бәйрәмендә катнашты. Халык белән аралашканда депутат мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. "Без сезнең белән киеренке ритмда яшибез – эшлибез, балалар тәрбиялибез, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәбез. Еш кына тормышыбызның ничек үзгәрүе турында уйланмыйбыз да. Әмма Татарстанга килгән кунаклар һәрвакыт тынычлык һәм татулыкның сере нәрсәдә дип сорыйлар. Мин болай дип әйтәм - республиканың үзенчәлекле булуында, күп гасырлардан килгән гореф-гадәтләрнең сакланып калуында һәм хакимият белән кешеләрнең уртак тел табып яшәвендә”,  - дип ассызыклады Ирина Терентьева.

2 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов эш сәфәре белән Әлмәт районына барды, анда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия эше белән танышты. Мәгариф учреждениесе яңа технологияләр һәм заманча лабораторияләр белән җиһазландырылган, шулай ук туган телләрне өйрәнү буенча аерым сыйныфлар бар. Шул ук көнне Камил Гыйльманов Габдулла Тукай исемендәге Әлмәт үзәк балалар китапханәсендә булды һәм 47нче «Энҗе бортеге» балалар бакчасында булды. «Бүген шәһәрдә һәм тулаем районда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча зур эш алып барыла, шуңа күрә Әлмәтнең бу юнәлештә лидерларның берсе булуын һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнары өчен яхшы үрнәк күрсәтүен ассызыклап әйтергә була», - диде Камил Гыйльманов.

2 сентябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның 82нче мәктәбендә булды. Педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән аралашу барышында спорт залының бер диварын  җылыту кирәклеге ачыкланды. Моннан тыш, мәктәптә запас чыгу юлын яңарту таләп ителә. Барлык сораулар да контрольгә алынды. Ольга  Воронова ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

1 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Казанның 133 нче күппрофильле лицеенда булды. Белем көненә багышланган тантаналы линейкада чыгыш ясап, депутат укучыларны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады. "Бу бәйрәмнең иң дулкынландыргыч катнашучылары - беренче сыйныф укучылары. Алар өчен бу көн аеруча мөһим һәм мин ышанам, беренче кыңгырау аларның хәтерендә мәңгегә калачак», - дип билгеләде депутат.

1 сентябрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районында Белем көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Депутат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, республика парламенты депутатлары исеменнән педагоглар коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән тәбрикләде. Ринат Гайзатуллин республикабызның һәм тулаем илебезнең киләчәк үсеше өчен нигез буларак мәгарифнең мөһимлеген билгеләп үтте. Депутат беренче сыйныф укучыларына уку елын уңышлы башлауларын, өлкән сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүләрендә уңышлар теләде, укытучыларга һөнәри осталыклары өчен  рәхмәт белдерде.

1 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Казан кооператив институтында һәм Казан дәүләт аграр университетында тантаналы чараларда булды. «Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм нәкъ менә Сез Татарстан икътисадына зур өлеш кертә алырсыз дип ышанабыз», - дип ассызыклады депутат. Шул ук көнне Ләлә Кәдермәтова талантлы студентларны бүләкләде.

1 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай районы мәктәпләрендә белем бәйрәмнәрендә катнашты.

1 сентябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында Хезмәт ветераны Дмитрий Санниковны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Дмитрий Санников кечкенәдән колхозда эшли башлый, өлкәннәргә ярдәм итә. 17 яшендә тракторчы була. Белемне авыл мәктәбендә ала, армиядә хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта һәм колхозда механизатор булып эшләвен дәвам итә. 1971 елдан Кама Тамагы гипс руднигы предприятиесендә тракторчы булып эшли. 1983 елдан пенсиягә кадәр бораулаучы, аннары бөртек җыючы булып эшли. Дмитрий Санниковларның ике баласы, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

1 сентябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллыдагы 56нчы урта мәктәптәә булды, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады. Шул ук көнне депутат ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты.

30 августта Дәүләт Советы депутатлары муниципаль районнарда Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районында булды, буалыларны бәйрәм белән котлады, район активы белән очрашу үткәрде һәм республика программаларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районында булды. Бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясап, депутат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде, атказанган хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Чаллы шәһәренә эш сәфәре барышында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ишегалдында  кардиохирург Ренат Акчурин бюстын ачуда катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды, анда берьюлы өч бәйрәм – Республика көне, Шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Чара «Энергетик» стадионында узды, анда берничә тематик мәйданчык оештырылган иде. Юрий Камалтынов Татарстан Республикасы рәисеннән котлау сүзләрен җиткерде. "Татарстанда яңалык зирәклек белән бергә бара: без традицияләргә тугры, әмма кыю идеяләргә ачык һәм шуңа күрә алга барабыз. Республика казанышлары-һәрберебезнең бердәм эш нәтиҗәсе. Бу истәлекле көндә барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм уңышлар телим», – диелә Рөстәм Миңнехановның сәламләвендә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров Аксубай районына эш сәфәре кылды, анда Республика көненә һәм район оешуга 95 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Масштаблы чара берничә мәйданчыкта барды. Аксубайда район мәдәният йорты янында төзекләндерелгән парк ачылды. Моннан тыш, бәйрәм көнендә Иске Кирәмәт һәм Беловка авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары, шулай ук үзәк район хастаханәсе баш табибына ашыгыч ярдәм машинасы ачкычы тапшырылды. Александр Чубаров халыкны Республика көне белән котлады һәм район Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

29 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә үзәк район хастаханәсе бүлеген капиталь ремонттан ачуда катнашты, хезмәт коллективы белән очрашты. Шул ук көнне район хастаханәсенең яшь табибларына фатир ачкычлары тапшырылды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International