Марат Әхмәтов: «Автошәһәр укучыларында туган телгә мәхәббәт һәм тартылу сизелә»

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе, 18:15

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Чаллыда  эш сәфәрендә булды. Анда автошәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә төзекләндерелгән 54 нче гимназияне карады, уку процессы белән танышты, педагоглар һәм укучылар, милли көрәш белән шөгыльләнүче гимназист-спортчылар белән аралашты. Моннан тыш, Марат Әхмәтов быел капиталь ремонттан соң ачылган «Орион» яшьләр үзәгендә булды.  

54 нче Чаллы гимназиясе 30 ел элек, 1991 елда ачылган, бинага күптән инде капиталь ремонт кирәк булган. Чаллылыларның мөрәҗәгатьләрен ишеткәннәр, мәгариф учреждениесендә фасад, түбә, интерьер, инженерлык челтәрләре яңартылган, татар орнаменты элементлары заманчалык белән ярашкан милли колоритлы уникаль дизайн уйланылган.

Хәзерге вакытта татар телен өйрәнү юнәлешендәге гимназиядә 700 дән артык укучы белем ала. «Укучыларда туган телгә мәхәббәт һәм тартылу сизелә, ә гимназиянең яңартылган бинасы аларга бу юнәлештә үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, журналистлар белән аралашканда.

Бүген Марат Әхмәтов 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә кунакта булды. Мәктәп бинасы шулай ук капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачкан. Биредә төзелеш эшләре февральдә үк башланган, әмма ремонтны белем бирү һәм иҗат процессына комачауламаслык итеп алып барырга тырышканнар. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, кунакларга музыка коралларында уйнадылар.

Бу уку елында капиталь ремонттан соң ачылган «Орион» яшьләр үзәгендә Марат Әхмәтов «Мин патриот» интеллектуаль уенда катнашучылар белән аралашты, Игелек үзәген карады һәм шәһәрнең яшьләр активы белән очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International