Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә була

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе, 15:54

Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә сәгать унда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Шул ук көнне Дәүләт Советының уникенче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү планлаштырыла. Киләсе атнада, 25 сентябрьдә, Президиум карары нигезендә, шулай ук Дәүләт Советының  берьюлы ике утырышын уздыру планлаштырыла – сәгать унда унөченче утырыш кысаларында Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерәчәк (утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак),  сәгать уникедә парламент залында ундүртенче утырыш ачыла. 

Президиум утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга сайлау кампаниясен оештырулары һәм уңышлы уздырулары өчен рәхмәт белдерде. «Сайлаулар бернинди җитди хокук бозуларсыз, шактый югары тавыш белән оешкан төстә узды, – ТР Рәисе сайлауларында ул 75,9% тәшкил итте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. –ТР Үзәк сайлау комиссиясенең йомгаклау беркетмәсендә һәм карарында татарстанлылар тарафыннан республика Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны сайлау өчен бирелгән тавышлар саны 88,09% тәшкил иткән. Татарстан төбәк башлыкларын сайлауда катнашу буенча илдә беренчеләрдән булды. 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округында (Чаллы шәһәре) өстәмә сайлауларда Андрей Фомичев ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары булдырылды, җирле Советларда депутат мандатларының күпчелеге – бердәмроссиялеләрдә. Сайлау нәтиҗәләре татарстанлыларның гамәлдәге Татарстан командасы эшенә югары ышанычын күрсәтте».

Парламент башлыгы муниципаль сайлаулар нәтиҗәләренә аерым тукталды. «Безгә актив һәм җаваплы кешеләрнең депутат булуы мөһим иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Җирле советлар составы шактый яңартылды.  Сайлаучыларга рәхмәт. Без эшебезне сайлаучылар күтәргән наказларны, сорауларны уңышлы тормышка ашыруга юнәлдереләчәкбез».

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, узган якшәмбедә республикада узган Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар, 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узган дип танылган.

 «Сайлауларны әзерләүдә һәм уздыруда 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2 752 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 2710 даими һәм 42 вакытлы участок катнашты.  Моннан тыш, беренче тапкыр экстерриториаль участокларның берсе Мәскәүдә һәм биш участок махсус хәрби операция зонасында ачылды, – диде Андрей Кондратьев. – Бүген иртән ТР Үзәк сайлау комиссиясе үз утырышында Рәис сайлау нәтиҗәләрен карады, аларны узган һәм дөрес дип тану турында карар кабул итте. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисен сайлау турындагы йомгаклау беркетмәсенә имза салдылар».

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча сайлауларда сайлаучыларның 75,85% ы катнашкан. Тавыш бирү тәмамланган вакытка исемлеккә кертелгән сайлаучылар саны 2230248 тәшкил иткән. Сайлау нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 2 млн тавыш (88,09%) җыеп, җиңүче булган. Хафиз Миргалимов 4,97% яки 110 мең тавыш җыйган, Виталий Смирнов – 1,9% яки 42,2 мең тавыш, ә Руслан Йосыпов 4,2% яки 93,5 мең тавыш җыйган.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме белән Президиум әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасын 19 сентябрьдә сәгать 10:00да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уздыру турында карар кабул иттеләр.

Шул ук көнне республика парламенты бинасында көндезге икедә Дәүләт Советының уникенче утырышы узачак, анда Татарстан Рәисе тарафыннан килештерү өчен тәкъдим ителгән Премьер-министр һәм аның урынбасарлары вазыйфасына кандидатуралар каралачак. «Тәкъдим ителгән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советының профильле комитетлары утырышларында каралачак», – диде Лилия Маврина.

Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасының әһәмияте һәм аеруча тантаналы булуы һәм республика хөкүмәте составына зур кызыксыну булуы сәбәпле, Дәүләт Советы Президиумы ике утырышны да телевидение һәм радио аша турыдан - туры трансляцияләү турында карар кабул итте.

«Дәүләт Советы Регламенты нигезендә республика парламенты үз утырышларында Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасын, кагыйдә буларак, 1 октябрьдән дә соңга калмыйча тыңлый», – дип искәртте Лилия Маврина. Быел Республика Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасын 25 сентябрьдә сәгать унда  Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиткерү турында карар кабул иттелде. Дәүләт Советының унөченче утырышын турыдан-туры телевидение һәм радио аша трансляцияләүне оештыру турында да карар кабул ителде.

Шул ук көнне, 25 сентябрьдә, сәгать уникедә парламентның утырышлар залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы була.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, ундүртенче утырышта 19 мәсьәлә каралачак, шул исәптән 15 республика законы проекты (барысы да беренче укылышта). Аерым алганда, оешмалар мөлкәтенә салым турында, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Хөкүмәтенең янгын куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматын карау планлаштырыла.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International