Ләйлә Фазлыева кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Ләйлә Фазлыева кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә Татарстанда «Демография» «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла, алар гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, гомер озынлыгын арттыруга һәм хезмәт яшендәге халыкның үлем-китем санын киметүгә, мәдәни инициативаларны хуплауга һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин. – Хәзерге вакытта Ләйлә Ринат кызы социаль өлкә мәсьәләләре буенча 29 Хөкүмәт комиссиясен һәм эшче төркемнәрне җитәкли һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Аның инициативасы белән республикада барлык профилактика субъектларының ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлегенә һәм психологик ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүнең бердәм структурасы төзелде».

Шулай ук Алексей Песошин махсус хәрби операция башланганнан бирле Ләйлә Фазлыеваның СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүенә басым ясады. «Аның җитәкчелегендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм Курск өлкәсенең зыян күргән районнарында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм формалаштыру һәм җибәрү буенча эш алып барыла. 2023 елның ноябрендә «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәгълүмат ресурсы һәм чат-бот эшләтеп җибәрелде, анда республикада гамәлдә булган махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү чаралары турындагы белешмәләр системалаштырылган һәм гади гражданнарны аңлау өчен җайлаштырылган.  Әлеге платформаның аналоглары илнең бер генә төбәгендә дә юк», – дип йомгаклады сүзен Алексей Песошин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International