Дәүләт Советы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына Шамил Гафаров кандидатурасын килештерде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:54

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән республика Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләп кую өчен Шамил Гафаров кандидатурасынтәкъдим итеп, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе вазыйфасында Шамил Гафаровның республика Хөкүмәте эшчәнлеген тәэмин итүдә һәм кабул ителгән Хөкүмәт карарларының үтәлешен тикшереп торуны оештыруда зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Күпьеллык эш барышында республика Хөкүмәтенең федераль дәүләт хакимияте органнары, Россиянең күп төбәкләрендәге хөкүмәт оешмалары, шулай ук халыкара җәмәгатьчелек белән эшлекле элемтәләре урнаштырылды, – дип басым ясады Алексей Песошин. – Шамил Гафаров җитәкчелегендә 2024 елда Казанда узган БРИКС илләре саммитын, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт чараларын һәм «БРИКС спорт уеннары» әзерләү һәм үткәрү буенча штаблар эшләде. Татарстанның халыкара дәрәҗәдә вәкиллеген арттыру буенча даими эш алып барыла, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» KazanForum», «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек», Kazan Digital Week һ.б. кебек эре халыкара форумнар уздыру юлы белән.

Алексей Песошин әйтүенчә, Шамил Гафаровның һөнәри сыйфатлары, үткенлеге, эшләрнең торышын белүе нәтиҗәсендә урыннарда һәм икътисадның реаль секторында дәүләт хакимияте башкарма органнарының, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать предприятиеләренең һәм республиканың эшлекле даирәләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынган.

«Шамил Хәмит улы идарәче буларак бай тәҗрибәгә ия, ул теләсә нинди катлаулылыктагы бурычларны хәл итәргә сәләтле», – дип йомгаклады сүзен Алексей Песошин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International