Роман Шәйхетдинов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:55

Роман Шәйхетдинов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләнү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Парламент утырышында кандидатураны ТР премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. «Роман Александровичның турыдан-туры бурычларына «Иннополис» территориаль аерымланган инновацион үзәген үстерү мәсьәләләре керә, – дип белдерде Алексей Песошин. – Хәзерге вакытта Иннополис үсешенең өч төп юнәлеше бар: Иннополис Университеты, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм Иннополис шәһәре. Соңгы 6 елда Иннополис Университеты Россия Федерациясе Президенты куйган милли максатларга ирешүгә юнәлдерелгән федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчыкларның берсенә әверелде».

Алексей Песошин сүзләренә караганда, ТР премьер-министры урынбасары вазыйфасында эшләгәндә Роман Шәйхетдинов үзен нәтиҗәле һәм грамоталы җитәкче буларак таныткан. «Киләчәктә дә Иннополис проекты үсеше динамикасының үсеш темплары үсәчәк дип ышанам», – дип ассызыклады премьер-министр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International