Олег Коробченко кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Олег Коробченко кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына билгеләү өчен килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Олег Владимирович бу вазыйфада 2022 елның июненнән бирле эшли, – дип искә төшерде Алексей Песошин. – Үз эше кысаларында Олег Коробченко икътисадның сәнәгать секторын үстерү, яңа производстволар булдыру, продукцияне алга җибәрү, инновацион чишелешләр кертү, инвестицияләр җәлеп итү, бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә, шулай ук регионара һәм халыкара элемтәләрне ныгыту буенча зур эш башкара».

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бу эш дустанә булмаган дәүләтләр тарафыннан моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм чикләүләр шартларында алып барыла. «Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Татарстанга 110 млрд сум төрле субсидияләр һәм ярдәм чаралары җәлеп ителде», – дип басым ясады ТР Премьер-министры.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International