Уку чорында ятим балалар 23 яшькә кадәр түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе, 11:48

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатураларны карадылар, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең этил спирты җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча эш нәтиҗәләре, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Бүген парламентарийларга комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планы тәкъдим ителде. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.

ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов республиканың суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар тәкъдим итте. Профильле комитет Ольга Грудневаны (Бөгелмә районы буенча 4 нче суд участогы), Марсель Галиуллинны (Чаллы шәһәре буенча 10 нчы суд участогы), Мария Абызованы (Чаллы шәһәре буенча 20 нче суд участогы) 3 елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим итте.

Айгөл Фәхретдинова (Казан шәһәре Совет районы буенча 8 нче суд участогы) һәм Ринат Нигъмәтуллин (Чаллы шәһәре буенча 7 нче суд участогы) җәмәгать судьялары булып сайлануга вәкаләтләр чоры чикләнмичә тәкъдим ителде. Алабуга районы буенча 2 нче суд участогында җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Әлфия Шәфигуллинага (бер елга) йөкләргә тәкъдим ителде.

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуны контрольдә тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов билгеләп үткәнчә, быелның 6 аенда ведомство тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча 67 чара үткәрелгән. Законсыз әйләнештән 5 мең литр чамасы продукция алынган. Хуҗалык итүче 67 субъектта закон бозулар ачыкланган. Барлыгы 120 хокук бозу очрагы теркәлгән (2024 елның шушы чорында хуҗалык итүче 132 субъектта 201 хокук бозу очрагы ачыкланган булган).

«Узган ел белән чагыштырганда ачыкланган хокук бозулар саны кимү күзәтелә, – дип белдерде Җәүдәт Әхмәтханов. – Әмма «лицензиясезләр» санының артуы аеруча борчу тудыра: 2025 елның 1 яртыеллыгында 11 фактка чик куелган. Узган ел бу чорда лицензиясез эшчәнлекнең 7 очрагы ачыкланган».

Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, бизнеска административ йөкләнешне киметүгә һәм тикшерүләрне кыскартуга юнәлдерелгән контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасына бәйле рәвештә, Дәүләт алкоголь инспекциясе эшенең төп акценты хәзерге вакытта контрольдәге субъектлар арасында профилактик чаралар уздыруга күчә. Аерым алганда, сүз кисәтүләр игълан итү, профилактик визитлар уздыру һәм консультацияләр бирү турында бара. Шуңа күрә контроль чаралар саны кими, ә профилактик чаралар саны арта. 6 ай эчендә 1315 кисәтү ясалган, дистанцион форматта 59 профилактик визит үткәрелгән. 

«2025 елда Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча закон бозуда гаепле затларга карата 10 млн сумнан артык штраф рәвешендә административ түләтү чаралары кулланылган, – диде ведомство җитәкчесе. – Шулардан мәҗбүри рәвештә 5 миллион 638 мең сум түләтелгән яисә ирекле рәвештә түләнгән».

Бүген комитет утырышында шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Эшләнгән закон проекты белән түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы булган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган затлар категорияләре төгәлләштерелә. Түләүсез юридик ярдәмне уку чорында ата-анасын яисә атасын йә анасын югалткан 18 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге затларга, шулай ук әлеге затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәндә аларның вәкилләренә бирелә.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International