Леонид Якунин: «Казанның «Сибур» предприятиесендә импортны алмаштыру мәсьәләләре шактый дәрәҗәдә хәл ителгән»

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе, 19:26

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының «Казаноргсинтез» предприятиесе мәйданчыгында узган күчмә утырышында республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турындагы һәм түләүсез рәвештә мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар.

Утырыш башланганчы парламентарийлар ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин озатуында предприятиенең җитештерү мәйданчыклары, хезмәт шартлары белән таныштылар. Парламентарийлар узган ел предприятиедә эшли башлаган үзәк завод лабораториясендә булдылар. Лаборатория предприятиедә элек эшләгән 28 аерым җитештерү лабораториясен берләштергән. Автоматлаштыру дәрәҗәсен 70% ка кадәр күтәрү һәм лаборатор процессларны яңарту предприятие продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту тизлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән. Үзәк лаборатория  җитештерүнең барлык этапларында сыйфатны контрольдә тотуның бердәм үзәгенә әверелгән: кертелгән чималдан башлап  әзер продукция контроленә кадәр.

Бүген үк профильле комитет әгъзалары ашханәне, сәламәтлек үзәген, фасовка урынын һәм поликарбонат заводының әзер продукция складын карадылар. Әлеге завод Россиядә һәм БДБ илләрендә бу полимерны җитештерүче бердәнбер предприятие булып тора.

Үзәк завод лабораториясе мәйданчыгында парламентарийларга әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тотуның заманча чаралары турында сөйләделәр. Стационар пост өзлексез 24 параметр буенча үлчәүләр алып бара һәм 2024 елда 460 мең тикшеренү уздырган. Нәтиҗәләр автомат рәвештә ТР Экология министрлыгына җибәрелә. «Казаноргсинтез»  шулай ук тармакта беренче булып үзебезнең белгечләр булдырган «Экобота» мобиль роботын куллана башлаган. Газ анализаторлары белән җиһазландырылган мини-лаборатория автоном рәвештә яки оператор идарәсендә эшли.

Күчмә лаборатория санитар-саклау зонасы чигендә һәм шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре буенча  аннан читтә дә тикшеренүләр үткәрә. Узган ел эчендә 14 меңнән артык анализ ясалган, нәтиҗәләр ачык кулланылышта  – предприятие сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә биреп барыла.

Комитет әгъзалары шулай ук «Казаноргсинтез» мәйданчыгында урнашкан «ПолиЛаб Казан» гамәли эшләнмәләр үзәгендә булдылар. Июль аенда аны лаборатор эшләнмәләрне киңәйтү һәм базарга яңа материаллар чыгаруны тизләтү өчен яңа җиһазлар белән җиһазландырганнар.

«Предприятиенең социаль шартлары, яңа җиһазлар һәм цехлар бик тәэсирләндерде, – диде профильле комитет рәисе Леонид Якунин. – Бүген республикада химия сәнәгате нык үскән. Монда без полимерлар җитештерү өчен кирәкле катализаторлар җитештерү буенча фабрика төзелеше башлануын күрәбез. Ягъни, предприятие һәм компания өчен генә түгел, ә бөтен нефть химиясе тармагы өчен дә импортны алмаштыру өлкәсендә җитди эш алып барыла. Бу бик яхшы. Сибурның һәм компаниянең Татарстандагы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре республика өчен бик мөһим, предприятиеләр төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәләр».

Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләренә караганда, «Казаноргсинтез»  төрле тармакларда 47 мең эш урынын булдыруга ярдәм итә. Моннан тыш, предприятиедә җитештерелгән 1 мең тонна полимердан  20,7 млн сум салым алына.

СИБУР бизнесына эксперт ярдәме үзәгендә узган комитет утырышының көн тәртибендә 2025 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетының һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының үтәлеше мәсьәләсе үзәк урынны алды.

Финанс министрының беренче урынбасары Рөстәм Әюкасов билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 266 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.  Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 221 млрд. сум күләмендә тупланган. Кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы 46 млрд.сум тәшкил иткән. «Бу күләмгә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән акчалар да керә. Алар максатчан һәм тиешле чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә», – дип билгеләде чыгыш ясаучы.

Рөстәм Әюкасов шулай ук парламентарийларга быелның 8 аенда бюджет үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Салым һәм салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына – 380 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына 316 млрд. сум күләмендә кергән. «Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнары вакытында һәм тулы күләмдә башкарылды»,  – диде министрның беренче урынбасары.

Гадәттәгечә, республика бюджеты үтәлеше турында фикер алышканда парламентарийлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә йомгак ясыйлар.  Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында фондның керем өлеше 47 млрд сум тәшкил иткән яисә хисап чорына планның 99% ы. Керемнәр 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка арткан.

Бүген үк комитет утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Закон проектында техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә ташлама карау тәкъдим ителә.

Салым ташламасы махсус икътисадый зоналарның  идарәче компанияләре балансында төп чаралар объектлары буларак исәпкә алына торган мөлкәткә карата салым ташламалары суммасы, күрсәтелгән мөлкәтне исәпкә кую аеннан соң килә торган айдан ун ел узгач кына кагылачак. Атап әйткәндә 2025 - 2028 елларда исәпләнгән салым суммасының 4,55 проценты күләмендә, 2029 - 2031 елларда исәпләнгән салым суммасының 50 проценты күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук 2026 елга республикада хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турындагы закон проекты каралды.Закон проекты республика территориясендә хезмәт эшчәнлекләрен патент нигезендә физик һәм юридик затларга ялланып гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары физик затлары керемнәренә салым буенча билгеләп куелган аванс түләүләренә 2,55 күләмендә региональ коэффициент кертүне күздә тота.Коэффициентны билгеләү 2026 елга чит илдән килеп эшләүчеләрнең фаразланган уртача айлык хезмәт хакларыннан (61 058,77 сум) физик затлар кеременә салына торган 13 процент салым нисбәтенә, шулай ук коэффициент-дифляторны – 3 112,80 сум исәпкә алып, салым буенча билгеләп куелган аванс түләве күләмендә нигезләнгән.

Билгеләнә торган коэффициент чит илдән килеп эшләүчеләрнең салымнары керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәи индивидуаль эшкуарларга мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә патентлар нигезендә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү хисабына хезмәт хакын  «күләгәдә» калдыруны кисәтүгә ярдәм итәчәк.

Парламентның якындагы утырышында республиканың муниципаль учреждениеләрендә мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары расланачак. Профильле комитет әгъзалары профильле министрлык тәкъдимен хупладылар һәм финанслау күләмен нормативларны 20% күләмендә арттыру ягына үзгәрттеләр.

Ахырда парламентарийлар комитетның IV кварталга эш планын расладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International