Фәрит Мөхәммәтшин: “Республика профсоюзлары күп кенә социаль бурычларны уңышлы хәл итә”

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе, 16:33

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Россия һәм Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән профсоюз активын, кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Профсоюз – икътисадның барлык тармакларында йөзләрчә мең хезмәт кешесен берләштерүче, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклаучы һәм күп кенә социаль бурычларны хәл итүче иң эре оешма, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без барыбыз да профсоюз мәктәбен үттек һәм үтәбез. Профсоюзлар хезмәтне һәм ялны оештыруга зур өлеш кертәләр, шифаханәләрдә һәм ял йортларында хезмәт итү һәм дәвалану мөмкинлекләрен тудыралар. Хезмәт коллективлары традиция буенча бу мәсьәләләрне күтәрә, ә профсоюзлар иң югары дәрәҗәдә хәл итә".

Парламент җитәкчесе ТР Профсоюзлар федерациясенә һәм аның җитәкчесе Елена Кузьмичевага, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, рәхмәт белдерде. "Профсоюзлар илне саклаучы һәм алгы сызыкта торучы егетләргә зур ярдәм күрсәтә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.  – Сезнең ярдәм белән җыелган күпме гуманитар йөк Донбасска китте! Зур рәхмәт сезгә!”.

   Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне һәм профсоюзлар хәрәкәтенең 120 еллыгы белән чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева котлады. Ул Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән республика Рәисенә профсоюзлар инициативаларын даими хуплаулары, социаль партнерлыкны үстерүләре, хезмәт кешесе турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. “Мин предприятиеләр җитәкчелегенә, директорлар корпусына, партнерларыбызга безнең белән бергәләп сөйләшүләр өстәле артында мөһим мәсьәләләрне хәл иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен, – дип мөрәҗәгать итте Елена Кузьмичева профсоюз хәрәкәте активистларына. – Ветераннарыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Предприятиеләребезнең  бүгенге уңышларына  ветераннарыбыз нигез салды".

Профсоюз хәрәкәте лидерлары һәм активистлары, Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, иҗтимагый эшне төп хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып баралар. "Бөтен профсоюз эше сезнең җилкәгездә ята, – дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.  – Моның өчен сезгә түбәнчелек белән баш иябез!”  

Бүген чараның төп сәхнәсендә республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләү булды.

Тантаналы чара иҗат коллективларының бәйрәм концерты белән дәвам итте.  Фирдүс Тямаев һәм «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле концерт программасының төп башкаручылары  булдылар. Шулай ук бүген паркта хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәтне саклау һәм шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча республика профсоюзлар федерациясе белгечләреннән консультацияләр алырга мөмкин иде. Парк территориясендә «Хезмәт кешесе» фотокүргәзмәсе эшләде, балалар өчен уеннар һәм конкурслар белән мәйданчыклар оештырылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында узган чарада тарихи хәтерне саклау һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бүген республика профсоюзлары төзелеш материаллары һәм беренчел кирәк-яраклар белән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде.

Тантаналы чарада шулай ук Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин, республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International