Татарстанның күп балалы гаиләләре җир кишәрлекләре урынына акчалата компенсация ала алачак

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрнең федераль закон нигезендә бирелә торган җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация алу хокукын күздә тота.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин басым ясап әйтүенчә, республикада өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү өлкәсендә килеп туган вәзгыять күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту вариантларын киңәйтергә кирәклеген күрсәтә.

"Хәзерге вакытта кайбер муниципалитетларда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре җитмәү белән бәйле проблема бар. Җирле үзидарә органнарында җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән 27 580 күп балалы гаилә исәптә тора, – дип билгеләп үтте министр. – Иң катлаулы вәзгыять Казанда һәм Чаллыда. Биредә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән күп балалы гаиләләр күбрәк – Казанда – 8518, Чаллыда – 5304 гаилә».

Закон буенча, Казанда һәм Чаллыда даими яшәүче, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт яны җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык яисә яшелчәчелек өчен милеккә җир кишәрлеге алырга хокукы булган күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, аларның ризалыгы белән, акчалата түләү карала.

«Закон кабул ителү күп балалы гаиләләргә алынган акчаларны торак шартларын яхшыртуга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Фәнил Әһлиуллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International