Хезмәт мигрантлары өчен патент бәясе үзгәрә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты республика территориясендә физик һәм юридик затлардан ялланып хезмәт эшчәнлеген патент нигезендә гамәлгә ашыручы чит ил гражданнарының физик затлары керемнәренә салым буенча теркәлгән аванс түләүләренә карата 2,55 күләмендә региональ коэффициент кертүне күздә тота. «Әлеге төбәк коэффициентын билгеләү 2026 елда чит ил хезмәткәрләренең уртача айлык фаразланган хезмәт хакыннан физик затлар кеременә салымның 13% нисбәтенә нигезләнде һәм шул рәвешле 2,55 тәшкил итә, – дип аңлатты ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Региональ коэффициентның күләме патент бәясен билгели, һәм 2026 елда республикада тәкъдим ителә торган патент бәясе 622,56 сумга яисә 8% ка үсеш белән 7937,64 сум тәшкил итәчәк».

Билгеләнә торган коэффициент чит ил хезмәткәрләреннән салымнар керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә патентлар нигезендә мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә легаль җәлеп итү мөмкинлеге бирү исәбенә «күләгәдәге» түләүләрне булдырмауга ярдәм итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International