КХЮФ кысаларында узган күргәзмәдә Татарстан парламентаризмы тарихыннан уникаль артефактлар тәкъдим ителде

2025 елның 3 октябре, җомга, 14:15

Бүген Казан Ратушасында Казан халыкара юридик форумы кысаларында республиканың архив хезмәте һәм Дәүләт Советының Парламентаризм музее әзерләгән  «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына - 30 ел» күргәзмәсе эшләде. Экспозиция 1990 еллар уртасындагы катлаулы социаль-икътисадый һәм сәяси шартларда Татарстан парламентаризмының формалашу тарихын сөйли. Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төбәкләрнең закон чыгару җыелышы рәисләре, «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясендә катнашучылар танышты.

Күргәзмәдә документлар һәм фотоматериаллар, шул еллардагы сайлау бюллетеньнәре, беренче чакырылыш депутат таныклыклары тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында Дәүләт Советы кабул иткән төп карарлар һәм законнар, шул исәптән парламент эшен оештыру мәсьәләләре каралган Дәүләт Советының беренче пленар сессиясе беркетмәсеннән материаллар бар.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы «портфелендә» 353 закон проекты булган, аларның кайберләре шулай ук республика архив хезмәте күргәзмәсендә күрсәтелде  – Дәүләт Советы Президиумының халык депутаты таныклыгы һәм «Татарстан халык депутаты» күкрәк билгесе турындагы карары, Дәүләт Советы регламентын гамәлгә кертү турындагы карары, нефть һәм газ турында республика законы, республиканың Җир кодексы һ. б.

Экспозициядә шулай ук Дәүләт Советының тышкы сәяси багланышларны үстерү, гражданнарның социаль хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен хәл итү өлешендәге эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр дә бар.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советына - 30 ел» күргәзмәсе «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек»  махсус парламент секциясен уздыру кысаларында ачылды. Россия төбәкләренең закон чыгару җыелышлары рәисләре, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимият органнары, чит илләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре РФ субъектларының парламентара багланышлары һәм парламентара хезмәттәшлеге, федератив дәүләттә закон чыгару процессын гамәлгә ашыру, федераль һәм төбәк законнарын камилләштерү факторы буларак парламентара диалог мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International