Марат Әхмәтов ТР Язучылар берлеге съездында: "Безнең заманда бердәм булуның мөһимлеген аңлыйбыз»

2025 елның 3 октябре, җомга, 18:31

Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Съездның модераторы ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин булды.

Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә уставны яңа редакциядә раслау һәм Россия Язучылар союзы белән киләчәк мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен карау иде.

“Татарстан Язучылар берлеге — республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма. Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара, авырлыклар бар», – дип басым ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, –  Сезнең хезмәтегезне республика җитәкчелеге таный һәм сезнең белән тыгыз элемтәдә эшли. Безгә бердәм, нык, көчле булырга кирәк. Әсәрләре белән халык күңеленә үтеп керә белә торган шагыйрьләребез, язучыларыбыз, сезнең сүзегез безгә яңа буын тәрбияләү өчен кирәк».

Татарстан Язучылар берлегенең күпчелек әгъзалары Россия Язучылар берлегенә керү карарын хуплады. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Уставның кайбер нигезләмәләренә үзгәрешләр кертелде, шуннан соң документның яңартылган редакциясе ТР Язучылар берлеге әгъзалары тарафыннан кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, Россия язучыларының бердәм берлеген төзү турындагы карар әлеге оешманың 2025 елның февралендә Мәскәүдә узган XVII гадәттән тыш съездыннан соң кабул ителгән иде. Ул вакытта берлекнең җитәкчесе итеп сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Владимир Мединский сайланды.

ТР Язучылар берлеге съезды эшендә шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International