Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча семинар узды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе, 15:01

Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен видеоэлемтә режимында «2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу» темасына семинар узды.  Катнашучылар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә тарифларны җайга салу, түләү кагыйдәләре, идарәче компанияләр эше өлкәсендәге яңалыклар, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү барышында депутатлар корпусы адресына һәм Дәүләт Советы Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә керә торган актуаль темалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.

Сайланган теманың актуальлеге турында сөйләгәндә, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатлары адресына торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр шактый күп килә. «Торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы  мөрәҗәгатьләр  һәрвакыт күп була, әмма яңа елдан соң аларның саны, коммуналь хезмәтләргә тарифларның ике этапта артуына бәйле рәвештә, тагын да артты, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина. – Моннан тыш,  сораулар  ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның эше белән дә бәйле. Февраль аенда  безнең республика буенча халык белән очрашулар, гражданнар җыеннары узды. Әлеге очрашулар кысаларында да торак-коммуналь хуҗалык темасына бик күп сораулар бирелде. Шуңа күрә без профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында шундый зур семинар уздырырга булдык».

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, семинарны ачып, билгеләп үткәнчә, очрашуның максаты – формалаштырыла торган тариф принцибы турында фикер алышу. «Моннан тыш, безне коммуналь ресурслар өчен исәп- хисап механизмнары, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү практикасы һәм әлеге мәсьәләләр белән бәйле бәхәсләр буенча суд практикасы, шулай ук гражданнарыбызга ярдәм чаралары кызыксындыра, – дип билгеләп үтте Андрей Егоров. – Безнең максат – гражданнарыбызның сорауларына, аларның хатларына дөрес һәм мәгълүмати җавап бирү».

Семинарда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ринат Гайнетдинов, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин һәм башкалар чыгыш ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International