Депутатлар округларда

2026 елның 27 марты, җомга, 09:32

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары утырышларында катнашты.

27 мартта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Питрәч районына барды. Парламентарий Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эше кысаларында социаль объектларда булды.

26 мартта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Россия Федерациясе Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка ярдәм сорап махсус хәрби операциядә катнашучы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать комплекслы: хәрби хезмәткәргә инвалидлык рәсмиләштерү, торак белән тәэмин итү, киләчәктә эшкә урнашу өчен квалификация күтәрүдә ярдәм итү кирәк. Сорауларны Лилия Маврина үз контроленә алды.

26 мартта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы районында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

26 мартта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Әтнә районында халык белән очрашты. Моннан тыш, депутат районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренең ничек хәл ителүе белән танышты.

25 мартта Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Дәүләт Советы депутатлары Рамил Әхмәтов һәм Айрат Зыятдинов «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советында катнаштылар. Катнашучылар ведомствоның 2025 елгы эшенә йомгак ясадылар. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан башкаласында 100 медицина учреждениесе эшли. Узган ел «Салават күпере», «Весна», «Идел киңлекләре» торак комплексларында поликлиникалар, шулай ук Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге эшли башлаган. Өстәвенә, 11 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган.

25 мартта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районында булды. Депутат район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов белән республика муниципалитетларында волейболны үстерү, шулай ук бу дисциплина буенча спорт резервын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Яшел Үзән районында узган очрашу очраклы гына булмады, –  Яшел Үзән районы мәктәп укучылары югары спорт казанышларына ия: Карпов исемендәге лицей укучылары яшүсмерләр арасында Татарстан мәктәп волейбол лигасының гамәлдәге чемпионнары, Нурлат урта мәктәбе укучылары – 23/24 сезон Мәктәп волейбол лигасы чемпионнары, ике тапкыр вице-чемпионнар.

25 мартта депутат Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концертында катнашты. «Энергетик» мәдәният йортында тармак белгечләрен һәм ветераннарын котладылар һәм бүләкләделәр. «Мәдәният тармагына һәм Чаллы талантларына ярдәм итү буенча эшне дәвам итү бик мөһим. Шәһәрне һәм «КАМАЗ»ны беренче төзүчеләр белән бергә яңа Чаллыны оештырган һәм шәһәрне данлаган ветераннарга аерым рәхмәт», – дип билгеләп үтте парламентарий.

25 мартта Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев КФУның Алабуга институтының югары педагогика һәм филология мәктәбе студентлары белән очрашты. Очрашуда парламентаризм үсеше һәм илнең иҗтимагый-сәяси тормышында яшьләрнең роле мәсьәләләре каралды. Шулай ук туган телне саклау һәм үстерү темасына да игътибар бирделәр. Парламентның ике дәүләт телендә (рус һәм татар телләрендә) эшләве мәсьәләсе аерым кызыксыну уятты. «Мондый очрашулар бик мөһим. Алар яшь буын белән турыдан-туры әңгәмә корырга, аның сорауларын ишетергә һәм бергәләп актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләргә мөмкинлек бирә. Бу тәҗрибәне һичшиксез дәвам итәчәкбез», – диде Марат Бариев.

25 мартта Казанның 139 нчы гимназиясендә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашында укучыларының «Россия династиясе» XVII еллык төбәкара иҗади һәм проект эшләре конкурсына йомгак ясалды. Проект илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрне, мәктәп укучыларын, педагогларны һәм хезмәт династияләре вәкилләрен берләштерде. Барлыгы 250дән артык эш тәкъдим ителде, барлык яшь категорияләрен исәпкә алып, призлы урыннар саны 135 булды.

24 мартта Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм Дәүләт Советы депутаты, «Эшлекле Россия»нең Татарстан бүлеге рәисе Артур Габделҗанов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында бизнес-миссиядә катнаштылар. Чараны уздыру инициативасы белән «Эшлекле Россия»нең республика бүлеге әгъзалары чыккан иде. Форум Татарстанда инвестицион проектлар һәм сәнәгать кооперациясен үстерү буенча фикер алышу өчен эшмәкәрләрне һәм хакимият вәкилләрен берләштерде. Сессия барышында катнашучыларга республикада махсус икътисадый зоналарны, алгарышлы үсеш территорияләрен һәм сәнәгать паркларын үстерү инструментларын, шулай ук дәүләт ярдәме һәм инвесторларны озатып йөрү механизмнарын тәкъдим иттеләр.

24 мартта Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәренең Идел буе районы халкы чакыруы буенча Воскресенск Яңа Иерусалим архиерейлар йортында гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында депутат әлеге уникаль гыйбадәтханә комплексының эше белән танышты, аның тарихы 1665 елдан башлана. Бүген бу мәдәни мирас объекты. Шунда ук СВО катнашучыларына гуманитар ярдәм пункты оештырылган. «Архиерейлар йорты кешеләрне берләштерә, тарихи мирасны саклый һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү өчен нигез булдыра», – дип белдерде Ольга Воронова.

23 мартта Казанда «Россиянең ел укытучысы – 2026» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне атадылар. Педагогик осталык конкурсы призерларын һәм лауреатларын Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутатлары Данис Шакиров, Артур Габделҗанов һәм Ренат Вәлиуллин котладылар. Быел Татарстанда 1,8 меңнән артык укытучы мәктәп, муниципаль һәм зона сайлап алуларын узды. Төбәк этабында Казаннан 26 яшьлек педагог Илья Тарасов абсолют җиңүче булды.

23 мартта Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Татарстан хоккееның легендалы коллегалары белән Буа районында булды. «Арктика» боз сараенда атаклы спортчылар яшь хоккейчылар өчен мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук җирле район командасы белән иптәшләрчә матч оештырылды, анда Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Уен 10:10 исәбе белән тәмамланды.

«Балалар белән аралашу һәм аларга бераз «хоккей» кәефе бүләк итү – аерым бер ләззәт. Мондый очрашулар бик мөһим», – дип басым ясады  Данис Зарипов.

Шул ук көнне Казанда Данис Зарипов «Ак Барс» һәм «Трактор» арасында КХЛ плей-офф сериясенең беренче матчын ачу тантанасында катнашты.

21 мартта Ббюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Алексеевски районында республиканың атказанган дәүләт эшлеклесе Борис Захаровны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

19 мартта Чүпрәле районында гражданнарны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин кабул итте. Чүпрәлеләр Зур Чынлы авыл җирлегендә мәдәният йортына капиталь ремонт ясау, Татар Төкесе авылында күп функцияле үзәк төзү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук районның берничә авылында яшәүчеләр үзәкләштерелгән эчәр су белән тәэмин итүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Барлык сораулар да эшкә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International