СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Бүген Кырым Республикасы Дәүләт Советында (Симферополь шәһәре) Россия Закон чыгаручылар советының Россия Федерациясенең яңа субъектларын РФ хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды. Парламентарийлар илнең бердәм хокукый кырында законнарны гармонияләштерү, берләшкән регионнарны Россиянең хокукый һәм икътисадый киңлекләренә интеграцияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең парламентара хезмәттәшлек тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең яңа субъектлары белән хезмәттәшлеге турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сөйләде.
27
март, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары утырышларында катнашты.
26
март, 2026 ел
Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен видеоэлемтә режимында «2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу» темасына семинар узды. Катнашучылар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә тарифларны җайга салу, түләү кагыйдәләре, идарәче компанияләр эше өлкәсендәге яңалыклар, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү барышында депутатлар корпусы адресына һәм Дәүләт Советы Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә керә торган актуаль темалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ