Алексей Созинов: "Күп балалы гаиләләрнең сайлау хокукы бар - җир яки акча алу"

2025 елның 7 октябре, сишәмбе, 13:05

Казанда һәм Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге яки акчалата түләү алу мөмкинлеге бирелде. ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов бүген журналистларга  шулай дип белдерде.

" Җир кишәрлекләре бүлеп бирү – күп еллар гамәлдә булган ярдәм чарасы. Ә бу мәсьәләне альтернатив хәл итү мөмкинлеге бирә торган норма барлыкка килү – теләсә-кайсы күп балалы гаилә өчен янә бер мөмкинлек.  Гаиләнең сайлау хокукы бар – акчалата компенсация алу яисә җир кишәрлеге алу өчен гариза бирү", - диде ул.

Депутат билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләр җир кишәрлеге урынына бирелә торган акчалата түләү күләмен  ТР Хөкүмәте билгели. "Бу күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сизелерлек ярдәм булачак. Бу теләсә-кайсы гаилә өчен яхшы акча», – дип басым ясады ул.

 Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 800 меңгә якын күп балалы гаилә яши. Әмма, аның әйтүенчә, барлык муниципаль берәмлекләрдә дә, бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда, аларга җир кишәрлекләре табу мөмкинлеге юк.

 Парламентарий билгеләп үткәнчә, тулаем республика буенча күп балалы гаиләләрнең участоклар белән тәэмин ителеше, бирелгән гаризалар буенча 75% тан артык тәшкил итә. "Ягъни дүрт гаиләнең өчесе ала. Әмма Казанда һәм Чаллыда – бу 50% тан да кимрәк», – дип ачыклык кертте ул.

 Алексей Созинов шулай ук искә төшергәнчә, Россиядә балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күп – бер тапкыр һәм даими түләүләр, пособиеләр, ана капиталы һ. б. гамәлдә.

"Мәгарифкә кагылышлы ярдәм чаралары бар. Мәсәлән, күп балалы гаиләләрдә балаларга һөнәри белем бирү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү. Күп балалы гаилә төшенчәсе хәзер бөтен ил өчен билгеләнгән бердәм критерийга ия – көндезге һөнәри белем яки югары белем алучыларны да кертеп 23 яшькә кадәрге өч бала ", – дип аныклады ул.

25 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектын кабул иттеләр. Документ нигезендә, Казанда һәм Чаллыда даими яшәүче күп  балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына аларның ризалыгы белән акчалата түләү биреләчәк.

 Җирле үзидарә органнарында үзләренә тиешле кишәрлекләр белән тәэмин ителмәгән 27,5 меңнән артык күп балалы гаилә исәптә тора. Мондый гаиләләрнең күбесе Казанда (8,5 меңнән артык) һәм Чаллыда (5,3 меңнән артык) яши.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International