Азат Хамаев: «Күп балалы гаиләләр үзләре сайлый алачак: җир яки акчалата ярдәм»

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе, 11:33

Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләр җир кишәрлеген түләүсез алу хокукыннан файдаланыргамы яки акчалата ярдәм алыргамы икәнен үзләре сайлый алачак, дип шәрехләде «Татар-информ» га яңа закон проектын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Казан һәм Чаллының күп балалы гаиләләренә җир кишәрлеге урынына акча алу хокукы бирелде

ТР Дәүләт Советының 25 сентябрьдә узган утырышында Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта кабул ителде.

Закон Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрнең федераль һәм республика законнары нигезендә бирелә торган җир кишәрлеге урынына акча алу хокукын күздә тота.

Бу Татарстан кертәчәк күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы булачак.

Хәзерге вакытта документ имзалау өчен республика Рәисенә җибәрелгән.

Татарстанда 53 меңнән артык гаилә җир алган

Исегезгә төшерәбез, 2012 ел ахырыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге алу программасы эшли. Бу вакыт эчендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, 72 меңнән артык гаилә җир сорап гариза биргән.

Кишәрлеккә үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ (һәрберсенә 12-18 кв.метр торак туры килә) өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр хокуклы. Шулай ук, әгәр балаларның берсенә 23 яшь булмаса һәм ул көндез торып укыса, гариза бирергә мөмкин.

2025 елның августына җирне инде 53 меңнән артык гаилә алган – бу гариза бирүчеләрнең якынча 74% ы.

Әмма иң катлаулы вәзгыять Казанда һәм Яр Чаллыда, анда кишәрлекләр кытлыгы саклана. Бу шәһәрләрдә җир ресурсы чикләнгәнлектән, участокларны якындагы районнарда бирергә карар кылынды.

«Кабул ителгән закон – зур эшнең логик дәвамы»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев «Татар-информ» га биргән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына акча алу хокукын бирү тәкъдиме профильле министрлыкларда һәм ведомстволарда һәм комитетта җентекләп тикшерелгән.

"Чыннан да, республикада проблема бар. Сез беләсез, бүген генә дә Казанда җир кишәрлекләрен алуга чиратта 8,5 мең күп балалы гаилә тора, Яр Чаллыда – 5,3 мең күп балалы гаилә. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү хокукын киңәйтүнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар. Хәтерлисездер, моңа кадәр (2024 елның 6 июне, ТИ искәрмәсе) Казанда һәм Чаллыда яшәүче  күп балалы гаиләләргә шәһәр яны районнарында җир бирү мөмкинлеге турында карар кабул ителгән иде инде. 25 сентябрьдә кабул ителгән закон – бу зур эшнең логик дәвамы», – дип шәрехләде яңа закон проектын Азат Хамаев.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә җирле үзидарә органнары, җаваплы ведомстволар һәм федераль органнар белән җир массивларын тиешле категориягә һәм статуска күчерү буенча зур эш башкарылган. Бу эш дәвам итә,районнарга бүлеп бирелә торган яңа участоклар формалаштырыла.

Әйтик, хәзерге вакытта Казанда күп балалы гаиләләр 9,6 мең җир кишәрлеге сайланган. Гаиләләр участок сайлауда актив катнаша. Чаллыдан күп балалы гаиләләр быел 800дән артык участок сайлаган.

Түләү тәртибен Татарстан Министрлар Кабинеты раслый

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеген көтү  яисә, мәсәлән, ипотека яки йорт төзү өчен взноска җибәрергә мөмкин булган акчаны алу тәҗрибәсе Россиянең кайбер төбәкләрендә бар инде.

Азат Хамаев ассызыклаганча, закон белән Казанда яки Чаллыда даими яшәүче өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарның акчалата түләү алу яки җир кишәрлеген көтү хокукы гына раслана.

"Түләүне гамәлгә ашыру тәртибе һәм акчалата компенсация суммасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана, комитет һәм Дәүләт Советы утырышларында әлеге мәсьәлә каралмады. Хәзерге вакытта хөкүмәтнең тиешле норматив-хокукый актлары эшләнә. Безнең комитет бу мәсьәләне контрольдә тота", – дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International