Федерация Советында Татарстан Республикасы инициативалары турында фикер алыштылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе, 15:24

Бүген Мәскәүдә Федерация Советының Аграр – азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында Татарстанның берьюлы ике ведомствосыннан – Биологик ресурслар комитеты һәм Ветеринария идарәсеннән килгән тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

Мәсьәләләр утырышның көн тәртибенә Татарстаннан Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов инициативасы белән кертелде һәм алар аучылык ресурслары санын җайга салуга һәм хайваннарны ветеринария документларыннан башка күчереп йөртүне контрольдә тотуны катгыйландыруга кагыла.

Беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ренат Чиспияков чыгыш ясады. Ул сенаторларга республикада төлкеләр саны арту сәбәпле килеп туган катлаулы вәзгыять турында сөйләде. Бу хайваннар котыру авыруын тараталар. 2025 елда республикада котыру авыруының 19 очрагы ачыкланган, баланы төлке тешләгән очрак теркәлгән, Республика Хөкүмәтенә даими рәвештә гражданнардан торак пунктларда, шул исәптән эре шәһәрләрдә төлкеләрнең барлыкка килүе һәм үрчүе турында шикаятьләр килә. Республика халкы даими рәвештә чаралар күрүне сорый, кешеләр караңгы төшкәч өйләреннән чыгарга, балалар белән йөрергә курка башлаган.

Хәзерге вакытта РФ Табигать министрлыгы раслаган аучылык ресурслары санын көйләү тәртибе төлкеләр үрчүне нәтиҗәле контрольдә тотарга мөмкинлек бирми. Беренчедән, норматив-хокукый актлардан  җәнлекләрнең максималь саны төшенчәсе алынган, икенчедән,  елга 1 ай дәвамында гына ауларга мөмкин. Моннан тыш, төлке мех буларак, хәзер ау өчен кызыксыну тудырмый, шуңа күрә куркыныч хайваннарның үсеше хәзер берничек тә җайга салынмый.

Федерация Советының Аграр – азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Александр Двойных Татарстан Республикасыннан килгән инициативаларның сыйфатын билгеләп үтте һәм Россия Федерациясе Табигать министрлыгына республика тәкъдимнәрен игътибар белән карарга һәм комитетка кергән тәкъдим буенча нигезле  тәкъдим әзерләргә кушты.  Комитетның якындагы утырышында фикер алышу дәвам итәчәк.

Утырышта шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады, ул республиканың закон чыгару инициативасын җиткерде. Докладчы котыру авыруы гына түгел, ә башка куркыныч авыру – бруцеллез очракларының артуын билгеләп үтте. 2023 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр республикада мөгезле эре терлекләрнең 11 авыру очрагы һәм вак терлекләрнең 1 очрагы теркәлгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу очракларның терлекләрне ветеринария документларыннан башка гына кертү белән бәйле булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә 8 мең баштан артык мөгезле эре терлек, 352 баш мөгезле вак терлек һәм 158 баш ат сугымга җибәрелгән. Хайван хуҗаларына килгән икътисади зыян 1 миллиард сум чамасы тәшкил иткән, ә алынмаган продукция рәвешендәге килгән зыян –миллиард ярым сум чамасы.

Мәгълүм булганча, соңгы елларда эшмәкәрләргә административ басымны киметү максатларында дәүләт контроле өлкәсен җайга сала торган норматив-хокукый базада сизелерлек үзгәрешләр булды. Хәзер контроль органнары тарафыннан хокук бозуларны кисәтү практикасы кулланыла. Әгәр 2018-2019 елларда 5 миллион сумнан артыграк күләмдә штраф санкцияләре кулланып, ветеринария законнары таләпләрен бозуның 2 меңнән артык очрагы ачыкланса, 2023 елдан бирле мондый мисаллар юк, –  дип билгеләп үтте Тимур Галиев. Полиция постларында ачыкланган хокук бозулар буенча Россельхознадзор тарафыннан кисәтү игълан ителә, кызганычка каршы, алар хокук бозучыга тиешле йогынты ясамый.

Әйтелгән тәкъдимнең асылы Татарстан Республикасыннан закон чыгару инициативасында рәсмиләштерелгән. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга, ягъни Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 28.1 маддәсен тулыландырырга тәкъдим ителә. Ул Россельхознадзорга контроль чаралар уздырмыйча, ягъни хокук бозу факты буенча административ эшләр кузгатырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Татарстан хайваннарны ветеринария документларын рәсмиләштермичә йөртүче транспортны тоткарлау, хайваннарда куркыныч авырулар булмавы расланганчыга кадәр  аларны мәҗбүри карантинга кую турындагы мәсьәләне карарга, шулай ук  терлек хуҗасының һәм ташучының, шулай ук дәүләт органнарының вазыйфаи затларының эш тәртибен регламентларга тәкъдим итә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International