Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китерелде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе, 15:27

Бүген Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар конвойны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, шулай ук Минзәлә районы башкарма комитеты вәкилләре озатып йөрде.

Алгы сызыкка 16 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән азык-төлек һәм медикаментлар, кием-салым, инструментлар, төзелеш материаллары, портатив зарядлау җайланмалары, мобиль мунчалар һәм өч автомобиль тапшырылды. Шулай ук ЛХРга 18 тоннадан артык эчә торган шешәләргә салынган су китерделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International